Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе үтте

Коллегия «Өзлексез белем бирү контекстында математик һәм табигый-фәнни белем бирүне үстерү» дигән темага багышланган иде.

Кукмарада «Өзлексез белем бирү контекстында математик һәм табигый-фәнни белем бирүне үстерү» темасына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе узды. 

Кукмарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе үтте

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясе вәкилләре, республика шәһәр һәм районнарының мәгариф идарәсе җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм башкалар катнашты. 

Кукмарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе үтте

Коллегиянең беренче өлеше шәһәрнең «Йолдызлык» балалар бакчасы һәм Кукмара өченче урта мәктәпләрендә узды. Аларда математик һәм табигый-фәнни белем бирүне иртә яшьтә үстерү буенча презентация мәйданчыклары эше, «Физика-математик алгарыш» проектын тормышка ашыруга юнәлдерелгән ачык дәресләр күрсәтелде, яшь буынга патриотик тәрбия бирү, Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмәләр тәкъдим ителде. 

Кукмарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе үтте

Коллегиянең пленар өлеше район Мәдәният йортында үтте. Анда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиев, Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара өченче урта мәктәбе директоры Диләрә Ганиева, ТР Мәгариф фән министрлыгының өстәмә белем бирү җитәкчесе Роза Шаяхмәтова һәм башкалар чыгыш ясады.

Министрның йомгаклау сүзеннән соң алдынгылар бүләкләнде.

Кукмарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының коллегиясе үтте

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев