Кукмара районының Балыклы авылы клубында зур күләмле ремонт эшләре бара
Төзекләндерү «Гаилә» илкүләм проектына керүче «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы буенча алып барыла.
Февраль аенда Балыклы авылы клубында зур күләмле ремонт эшләре башланып китте. Төзекләндерү «Гаилә» илкүләм проектына керүче «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасы буенча алып барыла.
Олыяз авыл җирлеге башлыгы Рамил Мәликов сүзләре буенча, тау итәгенә сыенып утырган Балыклыда бүгенге көндә 450 кеше яши. Авыл халкына башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, ике кибет хезмәт күрсәтә, бүгенге көндә яңа мәчет төзелә, авыл клубында төзекләндерү эшләре бара.
«Клубның капиталь ремонт программасына керүен бик озак көттек. Чөнки 1989 елда ачылган бинада хәзергә кадәр бер тапкыр да зур күләмле төзекләндерү эшләре алып барылмады, ел саен клуб хезмәткәрләре көче белән косметик ремонт кына ясалды. 36 ел халыкка хезмәт иткән мәдәният учагының торышы шактый начар хәлдә, тәрәзә рамнары черегән, яз-көз айларында, җәен яңгырлар вакытында түбәсенең кайбер урыннарыннан су үтә иде. Төзелеш оешмасы хезмәткәрләре ремонтны быелның 17 февралендә башлап җибәрде. Алар иң элек демонтаж эшләре башкарды: идәннәр сүтелде, ишекләр алынды, диварларның купкан урыннары чистартылды», — ди 18 ел биредә клуб мөдире вазыйфасын алып баручы Рәзилә Гатауллина.
Клуб мөдиренең сүзләре буенча, бер катлы, 300 квадрат метр мәйданны биләүче бинаның һәр почмагы яңартылачак, өстәмә бүлмәләр дә ясалачак.
«Идән-түшәм, диварларны заманча итеп эшләү, пластик тәрәзәләр кую планлаштырыла. Шулай ук электр һәм җылылык челтәре дә алыштырылачак, түбә ябылачак, бинаның тышкы өлеше яңартылачак. Клубка су кермәгән, бәдрәф тә урамда иде. Төзекләндерү документларында су һәм канализация эшләрен башкару каралган. Шулай ук ремонттан соң мөдир бүлмәсе дә аерым булачак. Мәдәният учагында җыр-бию һәм башка түгәрәкләр эшләп килде, бәйрәм чараларын да һәрдаим үткәреп тордык. Халык клубка яратып йөрде. Төзекләндерү эшләреннән соң яңа сулыш белән, яңача эшли башларбыз дип өметләнәм», — ди Рәзилә Зөфәр кызы.
Авыл китапханәсе дә үз эшчәнлеген клуб бинасында алып бара. Китапханәче Сәлимә апа Каюмованың бар гомере биредә узган дисәк тә ялгыш булмас.
«Тормыш иптәшем Фәрит күп еллар клуб мөдире, киномеханик эшен алып барды, ә мин техник хезмәткәр һәм китапханәче вазыйфаларын башкардым. Шуның өчен дә авылыбыз клубын ачу уңаеннан оештырылган бәйрәм мизгелләрен бик яхшы хәтерлим. 1 майда кояшлы матур көн иде. Тантанага авыл халкы бердәм булып җыелып килде, җырлап, биеп, бик матур итеп күңел ачтык. Яңа бинада нинди генә бәйрәм үткәрелмәде, нинди генә тамаша куелмады?! Авылыбыз клубына кино күрсәтү җайланмалары кайткач, күп кеше кино карарга йөрде. Барысы да бүгенгедәй хәтердә. Мин инде 35 ел китапханәче булып эшлим. Бүгенге көндә бездә 5 мең данә китап исәпләнә. Фонд даими рәвештә яңартылып тора, матур әдәбият, фәнни китаплар кайта, газета-журналлар да килә. Төзекләндерү эшләре вакытында аларның һәммәсен вакытлыча мәктәпнең спорт залына күчердек. Балалар белән „Нәни кулинар“ дигән түгәрәк оештырган идем. Кызлар аны аеруча ошатты. Ремонт башланганчы алар белән бик актив шөгыльләндек, балалар үзләре коктейль, туңдырма, бутерброд, салатларга кадәр ясыйлар иде, матур итеп салфеткалар төрергә дә өйрәндек. Эш беткәч, бергәләп чәй эчә идек. Капиталь ремонт ясалганнан соң, яңа стеллажлар, җиһазлар кайтыр, халыкка аң-белем алу, рухи азык туплау өчен дә мөмкинлекләр артыр дип ышанам», — ди Сәлимә Шәрифулла кызы.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев