Мошенниклар Кукмара районында яшәүчеләргә ел башыннан 8,5 миллион сумнан артык зыян салган
Быелның беренче кварталында районда мошенниклыкның — 20, банк картасыннан акча урлауның 5 очрагы теркәлгән. Халыкка килгән зыян 8 миллион 746 мең 375 сумны тәшкил итә.
Алар заманнан калышмый
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев заман белән бергә алга атлаучы мошенниклык төрләре, кырыгалдар тозагына төшүчеләрнең артуы турында сөйләде.
«Алданучыларның күбесе — өйдән чыкмыйча гына интернет челтәрендәге инвестицияләр компаниясенең онлайн платформасы аша зур суммада акча эшләргә теләүчеләр. Әйтик, бер райондашыбыз быелның 12-13 гыйнварында мессенджер аша билгесез кеше белән СМС-хәбәр языша. Аңа төрле оешмаларның рейтингын күтәрү, инвестицияләү вакытында акчаларны югары процент белән чыгару "пакеты"на ия булу өчен, төрле оешмаларның интернет-сайтларына керергә кушалар. Әлеге ир кеше барлык йөкләмәләрне дә үти, таныш түгел кешенең банк счетларына акча күчерә. Нәтиҗәдә ул 63 мең 433 сум акчасыннан колак кага. Тиз генә акча эшлим дигән чираттагы кукмаралыларның берсенә — 2 миллион 122 мең 350 сум, икенчеләренә (алты хатын-кыз) — 1 миллион 864 мең, ә өченчесенә 50 мең сумлык зыян килә. Хәзерге вакытта бу фактлар буенча җинаять эшләре ачылды, тикшерү эшләре бара», — ди Рамил Ришат улы.
Җитәкче, кәрәзле элемтә челтәреннән дип шалтыратып, телефонның СИМ-картасы, абонент номеры эшчәнлеген озынайту белән бәйле ялганлау очракларының да артуын билгеләп үтте.
«Мошенниклар элемтәгә чыгалар да сөйләшү барышында барлык төр мөһим мәгълүматларны (паспорт, СНИЛС номерлары) сорыйлар, шуннан соң шәхси аккаунтларның кодын үзләштерәләр. Дәүләт хезмәтләре порталына үтеп кергәч, кредит алу өчен заявка юллыйлар, ә менә акчаны кешеләрнең үзләренә банкка барып алырга, шуннан соң "имин счет"ка күчерергә кушалар. Телефоннан сөйләшү барышында тулысынча ышаныч яулап, банк счетларының мәгълүматларын, парольләрен алу һәм үзләре үк счетлардагы акчаларны үзләштерү очраклары да юк түгел. Мошенниклар 2 айдан артык файдаланылмаган СИМ-карталарны сатып алып та үзләренең мәкерле гамәлләрен башкаралар. Шуның өчен үз исемегезгә алынган СИМ-карталар югала яисә кулланылмый икән, блокировка ясау өчен элемтә челтәренә барып гариза язарга кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка атнага бер тапкыр булса да керү, үзвакытында парольләрне алыштыру да күңелсез хәлләр килеп чыгудан саклаячак», — ди Рамил Ришат улы.
Счетчик тикшерүче мошенник
Узган атнада мошенниклар тозагына төшкән бер райондашыбыз белән очрашып сөйләштек. Кичке якта аның кәрәзле телефонына ватсап аша шалтырату килә, Дмитрий энергосбыт дигән язу чыга.
«Трубканы алдым да, әлеге ир кеше миңа электр счетчигын тикшерергә киләчәкләрен, моның өчен заявка калдырырга кирәклеген әйтте, кайсы көнне һәм кайсы вакытта өйдә булуыбызны сорады. Алга таба ул: „Сезнең телефонга килгән СМС-хәбәрдәге номер буенча заявка рәсмиләштерәсе була“, — диде. СМСны ачып укып карадым да, „беркемгә әйтмәгез“ дигән язу булуга карамастан, андагы цифрларны шалтыратучыга җиткердем. Ул 1 апрельгә дип язып куйды да саубуллаштык. 10 минуттан ватсапта видеокамера аша шалтырату булды, „Дәүләт хезмәтләре порталы“ тамгасы күренде. Элемтәнең икенче очындагы кеше үзен Екатерина дип таныштырды. Ул миннән: „Сез бүген Дәүләт хезмәтләре порталына кердегезме, шәхси кабинет паролен алыштырдыгызмы?“ — дип сорады. Юк, дидем. Екатерина исә шәхси кабинетка чит кешеләрнең үтеп керүен әйтте, бәлки паспорт, ИНН, индивидуаль шәхси счетның (СНИЛС), хәтта электрон имзаны да күчереп алганнардыр, диде. Аның сүзләреннән соң бөтенләй куркып калдым», — дип сөйләде зыян күргән хатын-кыз.
Әңгәмәдәшемнең яңа танышы аны ялган Үзәк Банк хезмәткәре белән тоташтыра, ул аңа банкның онлайн кушымтасына керергә, телефонда «демонстрация экрана» төймәсенә басарга куша.
«Мин аның сүзләренә ышандым. Аз суммалар белән 7 тапкыр булган акчаларны башка банкның резерв счетына күчерделәр. „5 минуттан соң сезнең акчалар кире үз счетыгызга кайтачак“, — диделәр дә, аралашу өзелде. Бераздан минем башыма болар мошенниклар булмадымы икән, дигән уй килде. Кире шалтыратып карадым, әмма трубканы алучы булмады, СМС-хәбәрләргә дә җаваплар килмәде. Барлыгы 210 мең сум акчамны югалттым. Район эчке эшләр бүлегенә гариза язарга килдем, мошенникларны тапсалар ярар иде дип өметләнәм», — ди мошенниклар корбаны булган әлеге ханым.
«Бар җыйган акчамны югалттым»
25 яшьлек райондашыбыз да шушы көннәрдә бәлагә тарый, 120 мең сум акчасын мошенникларга күчерә.
«Ватсапка шалтырату килде. Элемтәнең икенче очындагы кеше үзен банк хезмәткәре дип таныштырды. «Сезнең банкка әҗәтегез бар, проблеманы хәл итү өчен СМС-хәбәр белән код киләчәк, шуны әйтәсегез була», — диде. Мин, берни уйламыйча, ул саннарны җиткердем. Ике-өч минут уздымы икән, Дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинетка чит кеше үтеп керүен җиткерделәр, хәбәрнең астында «Кайнар линия» телефоны да куелган иде. Шул номерга шалтыраттым, сөйләштем, проблеманы аңлаттым. Анда исә миңа: «Булган акчаларыгызны Бөтенроссия банкына күчереп торырга кирәк. Проблеманы хәл иткәч, сезгә чек җибәрерләр дә, шуны банкка алып барып күрсәткәч, акчагызны кире үз счетыгызга күчерерләр, диделәр. Мин яңа танышларның барлык сүзләренә дә ышандым, 120 мең сумны алар әйткән счетка күчердем. Бераздан бу турыда туганнарыма әйткән идем, мошенниклардыр ул дип, күңелемә шом керттеләр. Алар биргән Дәүләт хезмәтләренең „Кайнар линия“ телефонына шалтыраттым. Якыннарымның шиге дөрес булып чыкты. Чын дөресен әйтәм: минем ялган юл белән акча үзләштерүчеләр турында ишеткәнем бар иде, әмма кайчан да булса үзем шундый хәлдә калырмын дип беркайчан уйламадым. Игътибарлы булыгыз, бернинди кодларны да чит кешеләргә әйтмәгез!» — ди яшь егет.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев