Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмараның «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә республика программасы буенча төзекләндерү эшләре бара

Программаны гамәлгә ашыру социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен уңайлырак шартлар тудыруга, шулай ук аларга күрсәтелә торган ярдәмнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 30 объектта быел төзекләндерү эшләре башкарылачак. Алар арасында районыбызның «Шәфкать» балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге дә бар. Программаны гамәлгә ашыру социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен уңайлырак шартлар тудыруга, шулай ук аларга күрсәтелә торган ярдәмнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәчәк. 

«Республиканың капиталь төзекләндерү программасы буенча безгә 6 миллион сум акча бүлеп бирелде. Ул акчаларга бина белән янәшә урнашкан, гараж, котельная, складлар һәм балалар шөгыльләнә торган тегү, балта остасы остаханәләрен үз эченә алган хуҗалык блогын төзекләндерәчәкбез. Үзәк урнашкан бина 1962 елда файдалануга тапшырылган, һәм ул күп еллар дәвамында ясле-бакча вазыйфасын башкарган. Ә менә 1992 елдан биредә тернәкләндерү үзәге эшли. 2020 елда объектның түбәсенә тулысынча капиталь төзекләндерү үткәрелде, шулай ук аерым бүлмәләргә, төркем һәм залларга да ел саен диярлек косметик ремонт ясап торабыз, линолеумнарны алыштырабыз, буяу эшләре башкарабыз», — ди «Шәфкать» үзәге директоры Роза Фазлыева. 

Роза Фатыйх кызының сүзләре буенча, хуҗалык блогы инде бик күптәннән ремонт өчен үз чиратын көткән, түбәсенең калайлары гына түгел, бәпкәләре дә (стропила) череп беткән булган.

«Шактый олы мәйданны биләп торганлыктан, әлеге блокны яңарту бик зур чыгымнар сорый, аны үз көчебез белән генә ремонтлау мөмкин түгел иде. Республикадан бүленгән ярдәм безгә проблемадан чыгарга ярдәм итәчәк. Күптән түгел төзелеш оешмасы хезмәткәрләре килеп, бинаның түбәсен ябып китте. Алга таба тышлау, ишекләрне алыштыру эшләре башкарылачак, эчке өлешенә бераз гына булса да косметик ремонт ясау планлаштырыла. Быел үзәк территориясендәге балалар кояш-җилдән саклана торган беседканы да алыштырачакбыз. Яңаны сатып алдык инде. Шулай ук киртәләрне яңартасы, территорияне дә бераз төзекләндерәсе, матурлыйсы килә», — ди җитәкче.

Хәзерге вакытта «Шәфкать» балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендәге стационар (шимбә һәм ял көннәрен дә кертеп) һәм ярымстационар (дүшәмбе-җомгада) төркемнәрдә республиканың төрле районнарыннан килгән 45 бала сәламәтлеген ныгыта, тернәкләнү курслары ала.

фото: районыбызның «Шәфкать» балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев