Кукмарада «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында агач үсентеләре утырттылар
«Дан аллеясе» каршындагы территориягә 80 төп чыршы үсентесе утыртылды.
«Хәтер бакчасы» акциясеннән кукмаралылар да читтә калмады. Акциядә район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин, «Чиста шәһәр» оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Кукмара районындагы социаль координаторы Гөлзия Хисмәтуллина, Кукмара офицерлар союзы рәисе Илфат Гайнанов, шәһәрнең «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Кукмара 4нче урта мәктәбенең яшъармиячеләре, «Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре катнашты.
«Дан аллеясе» каршындагы территориягә барлыгы 80 төп чыршы үсентесе утыртылды.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышлана.
«Бүген без утырткан агачлар үсеп китеп, Геройлар белән бер рәттә, бер сафта басып торачак. Агач утырту — мөһим эш. Әлеге чараны буыннар бәйләнеше дисәк тә ялгыш булмас. Акциядә бакчага йөрүче балалар да, укучылар да, өлкәннәр дә катнашты. Бу чара балаларның хәтеренә аеруча кереп калачак», — диде Кукмара офицерлар союзы рәисе Илфат Гайнанов.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев