Кукмарада укучылар катнашында «Имин тәгәрмәч» конкурсының район туры узды
Чарада 29 команда катнашты.
Балалар катнашында килеп чыгучы бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында Манзарас урта мәктәбендә «Имин тәгәрмәч» бәйгесе узды. Анда район мәктәпләреннән 29 команда катнашты.
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары велосипедта фигуралы йөрү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, юл картасы, тормыш иминлеге низеләре һәм викторинада үзләренең белемнәрен сынады, осталыкларын күрсәтте.
Барлык балларны бергә туплаганнан соң, беренче урынга Манзарас урта мәктәбе командасы чыкты. Икенче урында — беренче гимназия, өченчедә — Зур Сәрдек гимназиясе командасы.
«Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр» номинациясендә — Сәрдекбаш, «Беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләре»ндә — күппрофильле лицей, «Иң яхшы велосипедта йөрүчеләр»дә — Олыяз урта мәктәбе, «Тормыш иминлеге нигезләре»ндә — Янил, «Викторина»да 4нче урта мәктәп командалары җиңүче булды.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев