Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янил мәктәбендә волейболчылар ярышты (+ФОТО)

Янил урта мәктәбендә инде 22нче тапкыр волейбол ярышлары үткәрелеп килә. Абдуллин Рәфкать абый башлап җибәргән уеннарны Фахрутдинов Рифкать абый дәвам итте. Ул инде 17 ел әлеге ярышның иганәчесе дә булып тора. Ярышларыбыз һәр елны гөрләп уза, анда берсеннән-берсе оста спортчыларыбыз үзләренең көчләрен сыный. Бу ярышларда Кукмарадан гына түгел, хәтта Балтач,...

Янил урта мәктәбендә инде 22нче тапкыр волейбол ярышлары үткәрелеп килә. Абдуллин Рәфкать абый башлап җибәргән уеннарны Фахрутдинов Рифкать абый дәвам итте. Ул инде 17 ел әлеге ярышның иганәчесе дә булып тора.

Ярышларыбыз һәр елны гөрләп уза, анда берсеннән-берсе оста спортчыларыбыз үзләренең көчләрен сыный. Бу ярышларда Кукмарадан гына түгел, хәтта Балтач, Саба районнарыннан да катнашалар. Быелгы уку елында да волейбол ярышлары гөрләп узды. Анда 7 команда катнашты. Дүртесе - кызлар, ә өчесе егетләр командасы иде. Укучыларның күзләрендә очкыннар янып торды. Тик шулай да, беренчелекне бары тик бер генә команда яулый ала. Егетләр арасында беренче урынны - Югары Чура, икенче урынны - Янил, ә өченче урынны Ядегәр мәктәпләре алды. Кызлар арасында беренче урынга - Янил, икенче урынга - Ядегәр, ә өченче урынга Поч.Сутер мәктәбе командасы чыкты.

Җиңүчеләргә кубок һәм медальләр тапшырылды. Иң яхшы уенчы исемнәрен Ястребов Эдуард һәм Газизуллина Ранияләр яулады. Ярышларыбыз әле тагын бик күп еллар дәвам итәр, дип ышанып калабыз. Янил урта мәктәбенә, Фәхретдинов Рифкать абыйга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk