Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чәй гөмбәсе кан басымын төшерәме?

Сәламәтлек һәм медицина энциклопедия сүзлегендә чәй гөмбәсе турында мондый мәгълүматлар бирелгән: гипертония авыруыннан чәй гөмбәсе төнәтмәсе ярдәмендә бик уңышлы дәваланып була. Аны 2-3 атна берөзлексез эчкәннән соң, кан басымы төшә, баш авыртуы бетә, йокысы нормальләшә. Гөмбә суы атеросклероз авыруын тоткарлый, кандагы холестерин күләмен киметә. Аның вегетатив кан тамырлары авырулары вакытында...

Сәламәтлек һәм медицина энциклопедия сүзлегендә чәй гөмбәсе турында мондый мәгълүматлар бирелгән: гипертония авыруыннан чәй гөмбәсе төнәтмәсе ярдәмендә бик уңышлы дәваланып була. Аны 2-3 атна берөзлексез эчкәннән соң, кан басымы төшә, баш авыртуы бетә, йокысы нормальләшә. Гөмбә суы атеросклероз авыруын тоткарлый, кандагы холестерин күләмен киметә. Аның вегетатив кан тамырлары авырулары вакытында да файдасы бар.
Чәй гөмбәсе халык медицинасында ашказаны-эчәклек, бавыр, үт куыгы авыруларын дәвалаганда да киң кулланыла.
Олы кешеләрдә эч кибүне бетерү өчен дә менә дигән. Ул организмдагы матдәләр алмашын да яхшырта. Аны салкын тиеп авырган очракта да эчәргә киңәш итәләр. Эч китеп авырганда да химик даруларга караганда тизрәк тәэсир итәргә мөмкин.
Тамак авыртканда аның белән авыз куышлыгын чайкыйлар. Ул тамакта ялкынсыну китереп чыгара торган стрептококк һәм башка микробларны үтерә.
Гайморит булганда аны көнгә берничә мәртәбә 5әр тамчы борын эченә сиптерәләр. Ревмокардит, ревматизм, полиартрит авырулары белән авырганда чәй гөмбәсе дәвалану чарасы буларак санала. Гөмбә суы тән тиресен бетчәдән чистарта. Аяк тирләсә, шул төнәтмә белән ванна ясап аякларны тыгып утыралар. Тире җиңелчә пешкәндә шул урынга нечкә генә кисеп алынган гөмбә куялар. Аны кипкәнче үк алыштырып торырга кирәк. Болай дәваланганда пешкән урында эз калмаячак.
ИСКӘРМӘ:Чәй гөмбәсе төнәтмәсен көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 1әр стакан яки ашаганнан соң 2-3 сәгать үткәч эчәргә мөмкин. Шикәр чире белән авыручыларга аны эчәргә киңәш ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X