Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Багучылар”

Их, бу студент еллары! "Яшь гомернең иң күнелле чоры - студент булып йөргән вакытлар икән ул..." - дигән сүзләрнең мәгънәсен, укуны тәмамлап, олы тормышка аяк баскач кына аңлыйсын. Имтиханнар, зачетлар дип, күпме нерв күзәнәкләренең юкка чыгуы мөһим түгел, болар инде онытылган, ә иң кызыклы хәлләр күңелдә - иң тирәндә шактый...

Их, бу студент еллары! "Яшь гомернең иң күнелле чоры - студент булып йөргән вакытлар икән ул..." - дигән сүзләрнең мәгънәсен, укуны тәмамлап, олы тормышка аяк баскач кына аңлыйсын. Имтиханнар, зачетлар дип, күпме нерв күзәнәкләренең юкка чыгуы мөһим түгел, болар инде онытылган, ә иң кызыклы хәлләр күңелдә - иң тирәндә шактый еллар үтсә дә саклана.

Бишенче курста укыган вакытлар. Тулай торактагы тормыш - үзе бер мәзәк. Беркөнне шулай бүлмәдәшем коридордан йөгереп керде дә:

-Әйдә, багабыз, - ди.

Кемне багабыз дип, озак уйларга туры килмәде, күршедә генә яшәүче беренче курс кызларын искә төшереп, чакырып та керттек. Алия белән Ләйсән икесе дә авыл кызлары, бик тыйнаклар. Әллә бездән бераз шүрлиләр инде, ни дисәң дә, бишенче курс студентлары бит, кычкырып та сөйләшмиләр хәтта. Алда булачак багу күренешен күз алдына китердем дә, ни өчендер күршеләремне кызганып куйдым. "Бәлки, кирәкмидер…" - дип авызымны ачканда, бүлмәдәшем сорауларын яудырырга тотынган иде инде: "Я, кайсыгыз беренче? Егетләрегез бармы?" Алия кыюрак булып чыкты.

Багуның шарты буенча ул караңгы урынга кереп утырырга һәм без биргән сорауларга төгәл җаваплар бирергә тиеш иде. "Сихри урын" дип, капчыгы белән бәрәңге, авылдан килгән кирәк-яракларны саклый торган кечкенә бүлмә сайланды. Алдан әзерләп куелган, эчке ягы кара карандаш белән буялган таба тоттырырга да онытмадык әле без Алиягә.

-Алия, син мине ишетәсеңме? - дип, мин дәвам иттем.

Кызның бүлмәдән "Э-э-э", дигән авазы ишетелде. Алдан уйлап куймасам да, сорауларны бер-бер артлы тездем генә.

-Егетең белән күптәннән очрашасызмы?

-Әйе, 2 ел була.

-Сезнең авылныкымы соң?

-Күрше авылдан, 2 чакрым гына.

-Гел киләме?

-Мин кайткан атнада килә инде.

Аз сөйләшә торган кызым, егетләр турында сүз чыккангамы, минем сорауларга бик тәмләп жавап бирә торды. Болай булгач, эшләр пешә, дип уйлап куйдым мин. Инде күршемнең бөтен эч серләрен алып бетергәч:

-Алия, сөйгәнеңне сагындыңмы соң? - дигән соравыма, әлбәттә инде, уңай җавап ишеттем.

-Хәзер иң "жаваплы" мизгел: булачак тормыш иптәшеңне күрәчәксең. Әгәр сөйгәнең белән бергә булырга язган икән, күз алдыңа шул егет киләчәк. Ләкин монын өчен аның янына чыккандагы шикелле матур итеп бизәнеп-ясанырга кирәк.

Кинәт тынлык урнашты. "Багу булмәсе"ннән шылт иткән тавыш та ишетелми.

-Син мине аңладыңмы? - дип, соравымны кабатларга туры килде.

-Минем беркайчан да бизәнгәнем юк бит, - димәсенме кызыбыз.

Без бүлмәдәшем белән бер-беребезгә карап сүзсез калдык. Ничек инде алай? Иң кызык жиргә килеп җиткәч кенә…

-Әйдә, мин сиңа ничек буянырга кирәклеген әйтеп торам, - дип, "дилбегә"не үз кулына алды дустым. - Күз алдыңа китер: кулыңдагы таба - синең бизәнгечләрең. Сөрмә, иннек, хәтта кершәнең дә шунда. Әйдә, башладык. Башта, бармагың белән ал да, күзләреңне буя, аннан иреннәреңне. Иң мөһиме: егетең турында уйларга онытма!

Шулай итеп, кызны бизәндереп тә бетердек. Мин бу вакытта чырык-чырык көлә идем инде. Инде иң соңгы сорау:

-Сеңелкәш, сезнең нәселдә акылга сайраклар юкмы?

-Юк.

-Ә егетеңнең нәсел-ыруында? Булмаса, чык! Нишләп утырасың анда?

Серле бүлмәдән битләре карага буялып беткән Алия чыкканда без бөтенебез тыела алмыйча көлә идек инде.

Күршебез уен-көлкене аңлый торган кеше булып чыкты тагын, үпкәләмәде. "Безне дә беренче курста шулай итеп "бакканнар" иде", - дип серне ачкач, тагын да күңелле булып китте. Иманым камил, бу йола әлеге кызлар ярдәме белән, киләсе буын студентларына да тапшырылгандыр әле.

фото: http://tulalife.ucoz.org/blog/posle_ehtogo_rozhdestvenskoe_gadanie_na_khlebe/2013-05-22-7

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk