8 декабрь 2014 яңалыклары
-
Ялган аракы сатучылар турында хәбәр ит
Ялган аракы яки спиртлы эчемлекләрне сату очраклары турында хәбәр итү өчен "Кайнар телефон" номерлары 2-69-70, 2-60-57. фото: http://nikvesti.com/news/public/35396
-
Кукмаралылар киокусинкай каратэ буенча чемпионатта катнашты
Базарлы Матак бистәсендә киокусинкай каратэ буенча сигез яшьлек һәм аннан зурраклар арасында беренчелек һәм чемпионат үтте. Ярышларда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 160 спортчы катнашты. Әлеге бәйгедә райондашларыбыз Рәмзил Әгъләмҗанов, Ирек Галимов - беренче, Фәрхәт Гәрәев, Ислам Хәкимҗанов - икенче, Камил Закиров өченче призлы урыннарны алдылар. фото: http://www.odnoklassniki.ru/profile/525500161784
-
Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәяләре
Октябрь аенда шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә бәяләр бераз күтәрелде. Сентябрь аенда сөтнең һәр литрына уртача 14-15 сумнан түләнсә, октябрьдә сөт җыючыларның күбесе 15 сумнан исәп-хисап ясадылар. Иң югары бәя - Югары Чура авыл җирлегендә. Райнур Әхмәтов сөтнең литрын 17шәр сумнан кабул иткән. Шул ук авыл җирлегендә сөт җыючы тагын ике...
-
“Багучылар”
Их, бу студент еллары! "Яшь гомернең иң күнелле чоры - студент булып йөргән вакытлар икән ул..." - дигән сүзләрнең мәгънәсен, укуны тәмамлап, олы тормышка аяк баскач кына аңлыйсын. Имтиханнар, зачетлар дип, күпме нерв күзәнәкләренең юкка чыгуы мөһим түгел, болар инде онытылган, ә иң кызыклы хәлләр күңелдә - иң тирәндә шактый...
-
Кукмара самбочылары Татарстан чемпионатында катнашты
"Зилант" спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр самбо көрәше һәм сугышчан самбо буенча Казанда үткәрелгән Татарстан чемпионатында катнаштылар. Сугышчан самбо буенча Альберт Шәңгәрәев - беренче, Олег Тихонов - икенче, спорт самбосы буенча Кәрим Ибәтов - беренче, Александр Исаев - икенче, булат Закиров - өченче, Илназ Закиров бишенче урыннарга лаек булдылар. фото: http://graftio.com/2011/08/02/sambo/
-
Мәктәпләрдә туклану тәмле һәм туклыклы булырга тиеш
Укучы баласы булган ата-аналарның кайберләреннән: "Мәктәпләрдә туклану канәгатьләнерлек түгел", - дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Килешәм, санаулы гына тиеннәрдән торган менюдагы аш-су кафе-ресторанныкы шикелле була алмый, билгеле. Әмма күп нәрсә пешекченең осталыгыннан да тора бит - кайбер мәктәпләрдә, барлык белем йортларында да бертөрле булган суммага сыешып, кул астында булган ризыклардан...
-
Хезмәт хаклары белән бәйле сораулар өчен “Кайнар телефон” эшли
Хезмәт хакларын вакытында түләмәү яки конвертлата бирү очраклары турында хәбәр итү өчен "Кайнар телефон" номерлары: 2-69-70, 2-60-57. фото: http://nvk1.ru/news/article/34901
-
“Шәфкать”тә Корбан ашы узды
Инвалидлар декадасы кысаларында "Шәфкать" балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә Корбаш ашы уздырылды. Бәйрәм сые район халкы китергән корбанлык итләреннән әзерләнде. Мул табын артында вәгазьләр тыңланды, инвалид баласы булган мохтаҗ гаиләләргә сәдака акчалары таратылды. Шулай ук ул көнне хәйриячелек ярдәме дә күрсәтелде - инвалид бала тәрбияләүче авыр тормышлы гаиләләргә 30 килограммм...