Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт бәяләре

Октябрь аенда шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә бәяләр бераз күтәрелде. Сентябрь аенда сөтнең һәр литрына уртача 14-15 сумнан түләнсә, октябрьдә сөт җыючыларның күбесе 15 сумнан исәп-хисап ясадылар. Иң югары бәя - Югары Чура авыл җирлегендә. Райнур Әхмәтов сөтнең литрын 17шәр сумнан кабул иткән. Шул ук авыл җирлегендә сөт җыючы тагын ике...

Октябрь аенда шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә бәяләр бераз күтәрелде. Сентябрь аенда сөтнең һәр литрына уртача 14-15 сумнан түләнсә, октябрьдә сөт җыючыларның күбесе 15 сумнан исәп-хисап ясадылар. Иң югары бәя - Югары Чура авыл җирлегендә. Райнур Әхмәтов сөтнең литрын 17шәр сумнан кабул иткән. Шул ук авыл җирлегендә сөт җыючы тагын ике эшмәкәр сөтне 16 сумнан җыйган. Октябрьнең беренче яртысында продукциянең һәр литрына 15 сумнан түләп, айның икенче яртысында бәяне 16 сумга күтәргән эшмәкәрләр дә бар. Ә менә Березняк, Түбән Үрәс, Нырты, Дусай авыл җирлекләрендә сөю җыючылар нибары 15 сунан исәп-хисап ясарга җыеналар. Бәяләр арасындагы мондый төрлелек мал хуҗаларында аңлашылмаучанлык тудыра.

фото: http://korovkaizkorenovki.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk