Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар - Кукмараның горурлыгы

7 февральдә район хакимиятенең узган елгы эшчәнлеге турында хисап белән район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин металл савыт-сабалар заводы эшче-хезмәткәрләре каршында чыгыш ясады.

-Сезнең коллектив эшенә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов зур бәя бирде, - дип, сүзен мактаудан башлады район Башлыгы. - Мактарлык та шул. Узган ел районда 5 миллиард сумлык товар җитештерелеп, шуның биштән бер өлеше - сезнең заводныкы. Әйе, бездә генә түгел, чит илләрдә дә яратып алалар биредә җитештерелгән ике йөз төргә якын сыйфатлы продукцияне. Югары квалификацияле эшчеләр, заманча фикерләүче белгечләр, инженер-техник хезмәткәрләр тупланган заводта. Биредә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 26 мең сумга җиткән. Завод җитәкчелегенең эзлекле, тырыш хезмәте бу. Әмма генераль директоры Азат Заһидуллин коллектив алдында якын арада продукция күләмен илле процентка арттыру максатын куя. Моның өчен хезмәт җитештерүчәнлеген яңа технологияләр кулланып күтәрү һәм җитештерү мәйданын киңәйтү күздә тотыла. 84 миллион сумга төшереп, яңа цех салу тәмамланып килә. Анда җиһазлар да, технология дә дөнья стандартлары югарылыгында булырга тиеш. Дөнья базарына кереп барган конкурентлардан яхшырак, сыйфатлырак, арзанрак товар җитештерү зарури һәм коллектив моны яхшы аңлый.
Үткән ел корылык булса да, авыл хезмәтчәннәре терлекчелек продукциясен елдагыдан артыграк җитештерделәр, сәнәгате дә тотрыклы үсештә. Республика гына түгел, ил белән шулай яхшы эшләсәк, дөньякүләм кризис, дип шомлану да булмас иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk