Татарстан юлында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе үлгән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Татарстан юлында ике җиңел автомобиль бәрелешкән, машина йөртүчеләрнең берсе үлгән

Авариянең нечкәлекләре ачыклана.

Бүген иртән республиканың Алексеевск районында, Алексеевск – Биләр трассасында юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча мәгълүматлар буенча, зур тизлектә хәрәкәт иткән «Лада Калина» каршы як полосага чыккан һәм шунда «Лада Ларгус» белән бәрелешкән, дип яза «Татар-информ» МА.

Нәтиҗәдә, «Лада Калина» белән идарә иткән хатын-кыз шунда ук һәлак булган. Авариянең нечкәлекләре ачыклана, дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

ЮХИДИ идарәсе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да сак булырга һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

фото: Дәүләт автоинспекциясе
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев