Кукмарада узган рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы теркәлгән.
9 июльдә 7.30 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр Кукмараның Ленин урамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре, участок вәкилләре белән берлектә, «Тоннель» операциясе үткәрде. Бу хакта район дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 8 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: иминлек каешын эләктермәү (4 очрак), узып китү кагыйдәләрен бозу, җәяүлегә юл бирмәү, шоферның иминиятләү полисына кертелмәве (1әр очрак).
Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган бер шофер теркәлгән. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган.
Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр күпләп тикшерүләрнең даими алып барылачагын искәртә.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев