Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада юл йөрү кагыйдәләре бозуның 12 очрагы ачыкланган

«Тоннель» операциясе вакытында бер транспорт чарасы махсус тукталышка куелган.

6 февраль көнне Кукмараның Магистральный урамы, 65 йорт янында «Тоннель» операциясе үтте. Бу турыда Кукмара районының ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр. 

«Махсус операция сәгать 8.00дән сәгать 10.00гә кадәр барды. Юл йөрү кагыйдәләре бозуның 12 очрагы ачыкланды», - диделәр ЮХИДИ бүлегендә. 

Болар: укылмый торган номер белән хәрәкәт итү - 1, транспортның техник төзексезлеге - 1, каралтылган тәрәзә - 1, иминлек каешы - 5, светофорның тыю сигналы вакытында юл билгесе таләпләрен үтәмәү - 2, пассажирның юл йөрү кагыйдәләрен бозуы - 1, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган килеш транспорт йөртү - 1. Бер транспорт чарасы махсус тукталышка куелган.

фото: архив
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X