Рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы теркәлгән.
30 ноябрьдә 8.00-10.00 сәгатьләрдә ЮХИДИ һәм участок инспекторлары Кукмараның Ленин урамындагы 39б йорт янында «Тоннель» операциясе уздырды. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
Рейд вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 9 очрагы теркәлгән. Шуларның 7се — транспортта туктау кагыйдәләрен бозу, берсе — җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве. Моннан тыш, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына куелган.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев