Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада «Тоннель» операциясе барышында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган машина йөртүчене ачыклаган

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ун очрагы ачыкланган.

Кукмарада ЮХИДИ хезмәткәрләре полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә чираттагы «Тоннель» операциясен үткәрделәр. Бу хакта Кукмара районының ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр итә.

Операция 1 сентябрь көнне Күкшел авылы янындагы «Киров-Малмыж-Нократ Аланы» автомобиль юлының 303нче чакрымында 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр узды.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның ун очрагы ачыкланды. Аларның дүртесе куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен үтәмәү, берешәр - билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән, документсыз транспорт чарасы белән идарә итү, машина йөртүченең ОСАГО полисына кертелмәгән булуы, икесе - ОСАГО полисы булмаган транспорт чарасы белән идарә итү.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче ачыкланып, аның автомобиле махсус тукталышка урнаштырылды.

Мондый профилактик чаралар районда даими үткәрелеп тора. ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә чакыра.

Фото: архив/ kukmor-rt.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев