Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны ачыклаган
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада рейд вакытында ЮХИДИ инспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны ачыклаган

Районда «Тоннель» операциясе узды.

Кукмарада 6 июльдә ЮХИДИ хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясен үткәрделәр. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланган. Алар арасында 1шәр — укылмый торган дәүләт номерлы һәм иминият полисы булмаган транспорт чарасы белән идарә итү, 4се — куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозу.

Моннан тыш, исереклек билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорт чарасы штрафстоянкага урнаштырылган.

фото: архив/ kukmor-rt. ru

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Тоннель

Нет комментариев