Кукмарада «Приора» шоферы җәяүлене бәрдергән
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада «Приора» шоферы җәяүлене бәрдергән

Юл фаҗигасе район үзәк дәваханәсе янында килеп чыга.

Бүген кичке якта Ворошилов урамында җиңел автомобиль шоферы җәяүлене бәрдерә. Бу хакта Кукмара районы ЮХИДИдә хәбәр иттеләр.

Якынча фаразлар буенча, бүген 16.20 сәгать тирәсендә район үзәк дәваханәсе янында «Лада Приора» автомобиле шоферы җәяүле юлыннан чыгучы җәяүлене бәрдерә.

Юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән җәяүле медицина ярдәме күрсәтү өчен Кукмара районы үзәк дәваханәсенә китерелә.

Фото: Кукмара районы ЮХИДИ
 

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев