Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада, машина тәрәзәләрен нормадан артык караңгылаткан өчен, җиде беркетмә төзелгән

Районда машина тәрәзәләрен караңгылату кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән оператив-профилактик чара уза.

Кукмара районында, машина тәрәзәләрен нормадан артык караңгылатып йөргән өчен, җиде машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. Бу хакта районның ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

«19 апрельдән 28 апрельгә кадәр районда машина тәрәзәләрен караңгылату кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклауга юнәлдерелгән оператив-профилактик чара уза. Бүгенге көндә инспекторлар шундый җиде очракны ачыклап, барлык хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылган», - дип билгеләп үттеләр дәүләт автоинспекциясендә.

ЮХИДИ исегезгә төшерә: автомобильләрнең ян-як һәм алгы тәрәзәләрендәге пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70 %тан ким булмаска тиеш. Кагыйдәне бозган өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган. Моннан тыш, шофер урында ук кимчелекне төзәтергә тиеш. Шуннан соң гына ул алга таба юлын дәвам итә ала.

Кабат кагыйдәне бозучыларга 500 сумнан 1000 сумга кадәр административ штраф яисә 15 тәүлеккә кадәр административ тоткарлану яный.

Фото: районның ЮХИДИ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев