Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен өч шоферны хөкем иткәннәр

Ир-атларга 30 мең сум штраф салынган, шулай ук алар ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган өчен өч шоферны хөкем иткәннәр. Бу хакта район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе хәбәр итә.

2 февральдә 21 сәгать 55 минутта Мамадыш районы кешесе ЛАДА автомобилендә исерткеч эчемлек кулланган хәлдә хәрәкәт итә. Аны Кукмараның Ленин урамында инспекторлар туктата. Алкотестер приборы ярдәмендә тикшерү уңай нәтиҗә бирә. Шоферның организмында 0,657 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. 

3 февральдә 7 сәгать 25 минутта Кукмараның Производственная урамында юл йөрү кагыйдәләрен бозган чит ил автомобиле шоферы туктатыла. Алкотестер приборы ярдәмендә тикшерү нәтиҗәсендә аның организмында 0,212 миллиграмм/литр күләмендә спирт булуы ачыклана. Әлеге шофер суд утырышына килмәгәнлектән, эш аннан башка карала. 

Шушы ук көнне 8 сәгать 10 минутта Кукмара-Шәмәрдән юлының икенче чакрымында Беларус тракторында хәрәкәт итүче, исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган бер райондашыбыз тоткарлана. Ул алкотестер приборы ярдәмендә тикшеренүдән һәм район үзәк дәваханәсендә медицина тикшерүе узудан баш тарта. Суд утырышында ул үз гаебен таный. 

Әлеге өч шофер да суд карары буенча 30 мең сум штрафка тартыла. Шулай ук алар 1,6 елга автомобиль руле артына да утыра алмаячак.

фото: район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X