Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмарада исерек хәлдә машина йөртүче тоткарланган

Районның ЮХИДИ хезмәткәрләре Гафиатуллин урамында “Дэу Нексиа” машинасын туктаталар.

 Машина йөртүче 1978 елгы ир-атның исерткеч эчемлекләр кулланган булуы ачыклана. Ул аңа кадәр дә исерек хәлдә руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылып, суд карары нигезендә машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була.

РФ Җинаятьләр кодексының 264нче маддәсе 1нче бүлеге нигезендә административ җаваплылыкка тартылган хәлдә спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган машина йөртүчегә карата җинаять эше ачу буенча сорау хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев