Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 13 очрагы теркәлә.
6 февраль көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең Октябрь урамындагы 6нчы йорт янында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 13 очрагы теркәлде. Алар арасында 9ы — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 2се — дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү, 1се — полиция хезмәткәренең туктату турындагы таләбен үтәмәү.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү эше даими рәвештә алып барылачагы турында искәртә.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев