Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада биш машина йөртүчене исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр

Суд карары буенча исерек килеш транспорт белән идарә иткән хокук бозучыларга 45 мең сум штраф салынды, шулай ук алар ел ярымга елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.

Кукмарада биш машина йөртүчене исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясендә хәбәр иттеләр.

10 апрельдә 8.45 сәгатьтә Удмуртия Республикасында яшәүче гражданин Бердников исереклек билгеләре булган хәлдә Мерседес автомашинасында Кукмара шәһәренең Магистральная урамы буенча хәрәкәт итә. Ир-ат алкотестер белән тикшерүдән баш тарта һәм медицина учреждениесенә җибәрелә. Суд утырышында ул үз гаебен танымый.

18 апрельдә 7.55 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче гражданин Глухов исереклек билгеләре булган хәлдә Лада Гранта автомашинасында шәһәрнең Яхин урамында йөри. Ул алкотестер белән тикшерү уздырудан баш тарта һәм медицина учреждениесенә җибәрелә. Ир-ат суд утырышына килмәү сәбәпле, эш аның катнашыннан башка карала.

6 майда 9.35 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче гражданин Хуҗин исерек хәлдә Лада Гранта автомашинасы белән шәһәрнең Ворошилов урамында хәрәкәт итә. Алкотестер приборы белән тикшерү узганда тест уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,849 миллиграмм/литр алкоголь булуы ачыклана. Ир-ат суд утырышына килмәү сәбәпле, эш аның катнашыннан башка карала.

21 майда 15.45 сәгатьтә Кукмара районында яшәүче гражданин Шакирҗанов исерек хәлдә Лада Ларгус машинасы белән шәһәрнең Ворошилов урамында йөри. Алкотестер приборы белән тикшерү узганда тест уңай нәтиҗә бирә: организмында 1,865 миллиграмм/литр алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ир-ат үз гаебен таный.

23 майда 9.06 сәгатьтә Киров өлкәсендә яшәүче гражданин Никитин исерек хәлдә Лада Х-Рей автомашинасы белән Кәчимир авылының Яшел урамында йөри. Алкотестер приборы белән тикшерү узганда тест уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,282 миллиграмм/литр алкоголь билгеләнә. Суд утырышында ул үз гаебен таный.

Суд карары буенча исерек килеш транспорт белән идарә иткән хокук бозучыларга 45 мең сум штраф салынды, шулай ук алар ел ярымга елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителде.

фото: районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев