Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында рейдлар вакытында 280 шофер, 17 пассажир куркынычсызлык каешы куймаган өчен штрафка тартылган

Рейд 11 июльдән 10 августка кадәр узган.

Моннан унике ел элек 26 яшьлек якын танышыбыз юл фаҗигасендә һәлак булды. ЮХИДИ инспекторларының: «Иминлек каешын эләктергән булса, бәлки... исән дә калыр иде», - дигән сүзләре мәңгегә күңелгә керде. Ашар ризыгы өзеләсе булса, каеш кына да коткара алмас иде дә, ә кем белә... 

Куркынычсызлык каешының һәлакәтләр вакытында үлемнән алып калу ихтималы зур булуы турында белсәк тә, күп вакыт моңа игътибар итеп бетермибез шул. Ярар, ара якын бит, нибары берничә метр гына барасы, берни булмас, ярар, монда штраф язарга инспекторлар күренми әле, дибез. Ә менә төптән уйлап карасак, безнең гомер, иминлегебез, иң беренче чиратта, ЮХИДИ хезмәткәре өчен кирәкме? Юк, билгеле. Ходай биргән гомер ул бер генә, һәм без аны үкенечләрсез уздырырга тиеш. 

«Автомобиль йөртүчеләрнең иминлек каешларын кую-куймауларын ачыклау, административ хокук бозуларны кисәтү максатында, 11 июльдән 10 августка кадәр республикада “Иминлек каешы” дигән профилактик чара узды. Аның барышында кагыйдә бозуның 31 меңнән артык очрагы теркәлде. Районда барлыгы 11 рейд үткәрелде, иминлек каешлары эләктермәгән 280 шофер, 17 пассажир штрафка тартылды. Россия Федерациясе юл йөрү кагыйдәләренең 2.1.2нче пункты нигезендә автомобильдә хәрәкәт итүче һәркем куркынычсызлык каешларын мәҗбүри рәвештә эләктерергә тиеш. Билгеле булганча, иминлек каешы бәхетсезлек очракларында шоферны һәм пассажирларны авыр тән җәрәхәтләре алудан саклаучы иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Чөнки автомобиль һәлакәте килеп чыкканда, иминлек каешы куймаган кеше салон эчендә хәрәкәтләнә, тегендә-монда бәрелеп-сугыла башлый. Сәгатенә 80 чакрым тизлек белән барганда авария килеп чыкса, пассажирның авырлыгы 80 һәм аннан да күбрәккә арта, димәк, җәрәхәт алу куркынычы да үсә. Ян белән бәрелгәндә эләктерелгән каешлар үлү куркынычын һәм алынган җәрәхәтләрдән килгән зыянның авырлыгын 1,8 тапкыр киметергә мөмкинлек бирә. Машина әйләнсә, шулай ук гомер өзелү һәм җәрәхәтләр алу куркынычы биш тапкырга кими. Автомобиль куркынычсызлык мендәре белән җиһазландырылса да, каеш мәҗбүри рәвештә куелырга тиеш. Чөнки бәрелешкәндә инерция буенча кеше алга таба “бара”, мендәр исә аны икенче якка “этәрә”. Бу исә төрле авыр җәрәхәтләргә китерәчәк. Мендәр белән каеш икесе бергә булганда гына иминлек тәэмин ителә.  Россия административ хокук бозулар Кодексының 12.6нчы маддәсе буенча руль артындагы кеше үзе яисә пассажирлары иминлек каешы эләктермәгән өчен шоферга - 1000 сум, Кодексның 12.29нчы маддәсе, беренче бүлеге нигезендә пассажирларга 500 сум штраф карала.

Машинага утыргач иминлек каешын эләктерү өчен, берничә секунд вакыт китә. Кагыйдәләрне бозмыйк, юлларда исән-имин йөрик», - диде район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk