Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

Кукмара районында өч автомобиль катнашында чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшьлек бала зыян күргән

Авария Өлге авылы янындагы автомобиль юлында була.

Кукмара районында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган, анда бала зыян күргән.

Кукмара районында өч автомобиль катнашында чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшьлек бала зыян күргәнАвария 3 гыйнвар көнне 16.30 сәгатьтә Кукмара районының Өлге авылы янындагы Мамадыш-Кукмара автомобиль юлында була.

Кукмара районында өч автомобиль катнашында чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшьлек бала зыян күргән«Шевроле» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламый, юл һәм һава шартларын исәпкә алмый, куркынычсыз ян интервалны тәэмин итми һәм каршы яктан хәрәкәт итүче «Лада Веста» һәм «Лада Приора» автомобильләре белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике автомобиль юл читенә чыга. 

Кукмара районында өч автомобиль катнашында чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшьлек бала зыян күргәнЮл-транспорт һәлакәтендә 4 яшьлек малай зыян күрә, ул «Лада Приора» автомобиленең алгы пассажир утыргычында балаларны утырту җайланмасында була. Аны ашыгыч ярдәм машинасында Кукмара район үзәк дәваханәсенә алып китәләр. 

Кукмара районында өч автомобиль катнашында чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшьлек бала зыян күргәнФото: район ЮХИДИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев