Юл һәлакәте быелның 4 июлендә була.
Кукмара районында булган юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүче бар. Бу хакта район Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте быелның 4 июлендә 10:50 сәгатьтә Мамадыш — Кукмара — Кәркәүч — Сосмак автомобиль юлының 1нче чакрымында килеп чыга.
Беренчел мәгълүматлар буенча, ВАЗ-2199 автомобиле шоферы Кукмарадан Кәркәүч авылы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә куркынычсыз тизлекне сайламыйча идарәне югалта да, автомобиль юл читенә төшеп китә.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән 1948 елгы Кукмара кешесе район үзәк дәванәсенә китерелә.
Фото: район Дәүләт автоинспекциясе
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев