Кукмара районы дәүләт автоинспекциясе дәүләт хезмәтләр порталыннан файдалануның өстенлекләре турында искә төшерә
Электрон юл белән дәүләт хезмәтләреннән файдаланучыларга дәүләт хезмәтләре өчен 30 процентлы ташлама ясала.
Электрон хезмәтләрнең уңайлылыкларын елдан-ел күбрәк сизәбез. Автомототранспортны теркәү өчен дә ЮХИДИ бүлекчәсенә интернет аша язылырга була. Дәүләт хезмәтләре порталына (gosuslugi.ru) электрон вариантта гариза тапшырып, тиешле вакытта ЮХИДИ идарәсенә киләсе генә кала. Бу турыда ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов сөйләде.
Шунысын да искәртеп үтик: машинаны теркәү өчен интернет аша язылган вакытта «электронная услуга» дигән бүлекне сайларга кирәк. Бу вакытта сезгә дәүләт пошлинасын түләгәндә утыз процент ташлама ясалачак. Мәсәлән, машинаны теркәү өчен дәүләт пошлинасы 2850 сум икән, ташлама белән ул 1995 сумга төшәчәк, ягъни 855 сум ташлама ясала.
Ә кайбер кешеләр «личное посещение подразделения Госавтоинспекции» дигән бүлекне сайлап ялгыша, чөнки бу очракта дәүләт пошлинасына ташлама каралмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев