Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ хәбәр итә

ЮХИДИ инспекторлары исерткеч эчемлек куллану билгеләре булган шоферны ачыклаган

Кукмарада узган рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы теркәлгән.

21 июньдә 7.00 сәгатьтән 9.00 сәгатькә кадәр Кукмараның Ленин урамы 159нчы йорт янында ЮХИДИ хезмәткәрләре, участок уполномоченныйлары белән берлектә, «Тоннель» операциясен үткәрде. Бу хакта район ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.

Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагы ачыкланган. Алар арасында түбәндәгеләр бар: иминлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозу (5 очрак), узып китү кагыйдәләрен үтәмәү (3), дәүләт номерлары укылмый торган транспорт чарасы белән идарә итү (1) һәм башкалар.

Моннан тыш, алкогольле эчемлек куллану билгеләре булган шофер ачыкланган. Аның транспорты штрафлар тукталышына урнаштырылган.

Районның дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне мондый төр күпләп тикшерү эшләренең даими алып барылачагын искәртә.

фото: архив, Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев