Янил төбәгендә яшәүчеләр арасында волейбол элек-электән иң яраткан спорт төрләренең берсе
Насыйх Рәхимуллин истәлегенә сигезенче тапкыр оештырылганы аграр көллиятнең спорт залында үтте.
Янил төбәгендә яшәүчеләр арасында волейбол элек-электән иң яраткан спорт төрләренең берсе булганлыктан, җирлектә ел дәвамында волейбол буенча берничә төрле турнир үткәрелә. Насыйх Рәхимуллин истәлегенә сигезенче тапкыр оештырылганы аграр көллиятнең спорт залында үтте.
«Татарстанның атказанган агрономы» дигән мактаулы исемне йөрткән Насыйх «Вахитов» хуҗалыгының яхшы белгече иде. Үзе дә волейбол уйнады, чаңгыда оста йөри иде, йөгереп эшләп йөргән ир уртасы чагында кисәк кенә вафат булды. Әлеге ярышны оештыручы Рәис Хөсәенов, хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновлар турнирның ачылыш өлешендә аны әнә шулай дип искә алдылар.
— Кайчан Рәис абыйдан шалтырату булыр икән дип, ел саен бу ярышны көтеп алабыз, — диләр Балтач районының «Куныр» командасы егетләре мәйданчыкка чыгарга әзерләнгән арада. — Быел да елдагыча көчле командалар килгән. Без — Балтач районыннан, сезнең районнан икешәр команда, Әтнә, Мамадыш, Шәмәрдән... Әлеге турнир шунысы белән дә кызыклы: бирегә төбәкләр арасындагы иң көчлеләр җыела. Димәк, уеннар кызу, позитив, мавыктыргыч булачак.
Балтач егетләре белән сөйләшкәндә алар, безнең төбәктә волейболга карата булган игътибарны күреп, бераз көнләшү хисе кичергәнлекләрен дә яшермиләр. «Волейбол — ел фасылына карамыйча уйнала торган һәм кызлар-малайлар өчен уртак булган, әллә ни зур чыгымнар да таләп итми торган матур, күңелле спорт төре ул. Шуңа күрә вахитлеләрнең, дөресрәге, җитәкчеләр, оештыручылар һәм иганәчеләрнең елга берничә тапкыр әнә шулай җыелып, үсеп килүче буын, яшьләр арасында, чын мәгънәсендә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаулары ихластан мактауга лаек. Безнең районда исә икенче сорт спорт төренә караган кебек салкын караш белән күпчелек волейбол сөючеләр ризалаша алмый. Ә бит республикакүләм караганда уңышларыбыз да күп. Балтачта өч ел рәттән үткән район Чемпионаты ниндидер сәбәпләр белән бу елны старт алмады. Чемпионат географиясен зурайтып кына килә иде: Кукмара, Әтнә, Малмыж командалары, икешәр команда белән чыгыш ясарга киләбез дип, чакыруны көттеләр», — дип, үзләренең борчылуларын да әйтеп уздылар.
Ярышның фаворитлары турында ветеран волейболчы исемен лаеклы йөртүче Марсель Смирнов белән сөйләшкәндә, Шәмәрдән командасы беренчелекне алачак дип, алдан ук билгеләп куйган идек. Чөнки команда инде ничә еллар дәвамында төбәкләр арасында лидерлар исемлегендә тора. Әмма аларның Балтач районыннан килгән «КФХ Зәкиев» командасына бирелүен күргәч, фикеребез берникадәр үзгәрде. Әле бит балтачлыларда яп-яшь студент егетләр уйный, берсе — мәктәп укучысы да. Моңа өстәп, туп белән эшләгәндә уйлап бетермичә, көчләрен чамаламыйча эшләгән ялгышлары да күп. Өлкән абыйлары: «Без аларны барыбер җиңәбез», — дип, бераз дилбегәләрен бушатканнар иде дә булдыра алмадылар.
Марсель үзе районның җыелма командасы составында озак еллар уйнады. Кызганыч, игътибар җитеп бетмәгәнлектән, әлеге команда таркалды, һәм көчле уенчылар кайсы-кая таралышты. 46 яшьлек, «Вахитов» ширкәтендә механизатор булып эшләүче, «Кейс» комбайны белән алдынгылыкны бирмәүче Марсель бүгенге көндә Янил, Вахит авылы командалары белән берлектә төрле турнирларда катнаша. Бу көнне дә: «Уйныйсы килә инде, бәлки кереп чыгармын», — дип кенә әйтсә дә, түзмәде, Балтач, Кукмара белән булган уеннарда катнашты. Волейбол әнә шундый инде ул: яшең иллегә җитә, алтмышны ваклый дип тормый, үзенә тарта. Тамашачылар арасында өлкән буын — ветеран укытучылар, заманында үзләре бик күпләргә спорт җене йоктырган Валериан Вуколов, Рәфкать Абдуллиннарның берничә сәгать буе урыннарыннан да кузгалмыйча, уеннарны караулары — шуның бер дәлиле.
Берсүзсез, волейболга булган мөнәсәбәт балачактан ук салына. Әнә үзе элек Кукмара җыелма командасы составында уйнап, бүгенге көндә Казанда яшәсә дә, берничә ел шәмәрдәнлеләр белән бер командада булган Рашат Гыйльметдинов гаиләсе белән килгән иде. Хатыны Гөлназ берсеннән-берсе кечкенә Мәликә, Камилә, Әминә белән көн дәвамында Рашат өчен көч биреп торды. Турнирны оештыручыларның 9 айлык Әминәгә истәлек бүләге тапшырулары да — матур күренеш. Иманым камил, шушы өч кызчык та сабый чактан ук күреп үскәнлектән, мәктәп яшеннән үк әтиләре кебек спортчы булачак!
Рашатның гаиләсе җан атып торганга гына түгелдер, үзләре бердәм, оешкан команда икәнлекләрен раслап, әлеге турнирның узган елгы җиңүчеләре — Шәмәрдән командасы — быел да беренчелекне алды. Кукмара командасы өченчедә калды. Күрше Балтач егетләре исә икенче призлы урынны һәм дүртенче урынны үзләренеке итте. Димәк, аларда, чынлап та, волейболның «күәсе» инде көчле салынган. Тагын да ныгытып, саклап кына тотасы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев