Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә волейбол буенча «Геройлар Кубогы» турниры үтте

Анда Кукмара һәм Арча районнары командалары катнашты.

«Зилант» спорткомплексында махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә волейбол буенча «Геройлар Кубогы» турниры үтте. Анда Кукмара һәм Арча районнары командалары катнашты. 

«Бу турнир сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә үткәрелә. Ул инде сигезенче тапкыр оештырыла. Биш ел рәттән спортчы ветераннар хөрмәтенә, ә соңгы өч елда ул "Геройлар Кубогы" исеме белән үтә. Чечня, Әфганстан сугышларында, махсус хәрби операциядә катнашкан, һәлак булган якташларыбызның исеме онытылырга тиеш түгел», — ди әлеге турнирны оештыручы, «Зилант» спорт мәктәбе тренеры Айрат Вахитов.

Ярышта беренче урынны егетләр арасында «Янил» командасы яулады. «Степан Разин», «Кукмара яшьләре» командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Кызлар арасында «Зилант» спорткомплексының волейбол түгәрәгенә йөрүче 2010 елгы кызлар командасы җиңү яулады. Арча районыннан килгән кызлар икенче урынны алды. «Зилант»та шөгыльләнүче 2011-2012 елгы кызлар командасы өченче урында калды.

Турнирның иң яхшы уенчылары дип Әмир Гатауллин, Нияз Һидиятуллин, Айрат Нигъмәтҗанов, Инсаф Гаделшин, Сәминә Дәүләтшина, Ксения Назаровалар билгеләнде.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев