Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмарада Фәһим Вәлиев истәлегенә турнир уздырылды

Анда Зур Сәрдектән ике, Янил, Манзарас, Олыяз, Зур Кукмара командаларыннан тыш Әтнә районының Күнгәр, Мамадыш районының Усали авылыннан да волейболчылар килгән иде.

Зур Сәрдек төбәге халкы, гомумән, волейболны үз иткән, районыбызда яшәүче урта һәм өлкәнрәк буын Фәһим Вәлиев исемен яхшы хәтерлидер дип беләм.

«Коммунизмга» колхозының бригадиры, җирлекнең спорт инструкторы булып эшләгән Фәһимнең фанатлыгы белән заманында күпләргә спорт «җене» кагыла. Тәҗрибәле укытучылар Нурсалих Әминов, Фирдүс Төхвәтуллин, Раниф Гарифуллиннардан кабул итеп алынган спорт әләмен тагын да югарырак күтәреп, гөрләтеп, ду китереп спартакиадалар, спорт ярышлары оештырыла. Алар авыл тормышында иң мавыктыргыч чараларга әверелә. Әмма, кызганыч, 2000 елда Фәһим үзеннән соң якты истәлекләр калдырып, арабыздан бик яшьли, нибары 36 яшендә китеп барды. 

Фәһим истәлегенә туганнары, дуслары моннан егерме бер ел элек район күләмендә волейбол буенча беренче турнирны оештырганнар иде. Ул көнне Зур Сәрдек мәктәбендә үткән ярышта Күчмә Кубокны Янил командасы алып китте. Аннан соң да әле 12 еллап әлеге турнир кабатланып барды да, очкыны берникадәр вакытка «сүнде». Һәм менә быел Фәһимнең бертуганнары Васыйл, Рафил Вәлиевлар, улы Айратның тәкъдиме белән Кукмараның «Барс Арена» спорткомплексында әлеге турнир яңадан оештырылды. 

Анда Зур Сәрдектән ике, Янил, Манзарас, Олыяз, Зур Кукмара командаларыннан тыш Әтнә районының Күнгәр, Мамадыш районының Усали авылыннан да волейболчылар килгән иде. 

«Абыйларым Васыйл, Фәһим белән бер-бер артлы тәгәрәшеп үстек. Өчебез дә спортны яраттык, өчебез дә волейбол уйнадык, мәктәпнең җыелма командасы составында идек. Фәһим абый атна саен диярлек районга ярышка йөрде, Кукмараның җыелма командасы составында уйнады. Мәктәпне тәмамлагач, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керде. Анда да спортны ташламады ул. Абый белән бергә техникумда укыган, аның яшьлек дусты Рамил Сабитов та бүген бирегә кунакка килде. Алар икесе бергә техникум командасы составында иде. Берсе тупны күтәртсә, икенчесе һөҗүм итүче буларак бик күп турнирларда катнаштылар. Хуҗалыкта эшләгән чорында да абый актив булды, спектакльләрдә уйнады. Бик аралашучан, талантлы кеше иде ул», — диде Рафил Вәлиев, турнирны ачылу өлешендә истәлекләрне барлап.

Хәтерлим әле: Фәһимнең тормыш иптәше Роза ханым да заманында волейболны бик яхшы уйный иде. Әти-әниләреннән сәләт балалары Айрат белән Айгөлгә дә күчкән, аларның да җаннары спортка гашыйк. Айрат бүгенге көндә район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли. Айгөл — республика клиник дәваханәсендә фармацевт. Әле шушы көннәрдә табиблар арасында үткән республика спартакиадасында да теннис буенча чемпион исемен яулаган. 

Ә инде турнирның үзенә килсәк, инде күптәннән районда шундый мавыктыргыч, иртәнге сәгатьләрдән алып кичке сәгать 9га кадәр барган турнирның булганы юк иде. Чөнки командалар көчле, уеннарда очколар саны да күбесенчә тигез барды. Финалда Күнгәр командасы өченче уенда гына ике очко белән Зур Сәрдекне җиңә алды. Өченче урынны Янил командасы алды. 

Шунысы да күңелгә ятышлы булды: ярышта Зур Кукмара һәм Зур Сәрдек-2 командалары бары тик яшь егетләрдән генә тора иде. Алар тәҗрибәле, инде шактый еллар туп суккан оста волейболчы абыйлары белән чын күңелләрен биреп уйнадылар. Димәк, Фәһимнең юлын дәвам итүчеләр бар әле. 

Икенче елга да бу турнирда кабат очрашулар насыйп булсын. 

фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев