Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кукмара мөхтәсибәте ярдәмендә хоккей буенча республика турниры үткәрелде

Ярышларда Кукмара, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Мордовиянең Белозерье авылыннан килгән командалар көч сынашты.

Бүген «Олимп» Боз сараенда Кукмара мөхтәсибәте ярдәмендә мөселман командалары арасында хоккей буенча республика турниры үткәрелде. 

Ярышларда Кукмара, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Мордовиянең Белозерье авылыннан килгән командалар көч сынашты. 

Кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, районның имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев һәм башкалар сәламләп, командаларга матур уен, алдагы елларда да турнирның дәвамлы булуын, күркәм традициягә әверелүен теләделәр.

«Уен күңелле узсын, сәламәтлегегезне саклагыз. Үзенең нәфесен иярли алган кеше генә җиңүче була ала, шуңа күрә шул дошман белән көрәшеп, һәммәбезгә дә батыр калырга язсын, Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм һәр эшегездә уңышлар бирсен», - диде Рәдиф хәзрәт.

Уен изге Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Турнирның иганәчесе Илнур Ганиев: «Бу ярышта җиңелүчеләр юк, шуңа күрә бүләкләр һәркемгә дә бертөсле», - дип, ярыш алдыннан ук командаларны тәбрикләп куйды. Ә командаларга имгәнмичә, матур уен күрсәтәсе генә калды.

Уен нәтиҗәләре:  

1 урын - Әлмәт, 
2 урын - Кукмара, 
3 урын - Казан, 
4 урын - Чаллы.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk