Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Кукмара адвокаты автосалонда автомобиль сатып алганда ирекле иминиятләштерү шартнамәсенең законлы булу-булмавын аңлатты

Һәр бәхәс индивидуаль рәвештә карала, кулланучыда булган документларны җентекләп өйрәнергә кирәк.

Сорау: Автокредитка автомобиль сатып алдым. Автосалон миңа 240 мең сум күләмендә ташлама бирде. Кредит килешүе һәм сату-алу килешүе шартлары буенча мин иминият компаниясе белән автомобильне ирекле иминият килешүе төзергә, моның өчен 70 мең сум түләргә, 60 мең сум түләп тормышны һәм сәламәтлекне иминиятләп килешү төзергә бурычлымын. Шулай ук сату-алу килешүе шартлары буенча мин, әлеге автосалон белән 110 мең сум түләп, ниндидер опцион килешүе төзергә бурычлымын. Кредит килешүендә язылганча, әгәр мин ирекле иминиятләүләрдән баш тартсам, кредит буенча процент ставкасы шактый артачак. Сату-алу килешүендә, әгәр иминият һәм опцион килешүләреннән баш тартсам, мин автосалон биргән ташламаны кире кайтарырга тиеш, диелгән. Килешүләрнең бу хактагы шартлары законлымы?
 
Сорауга Кукмара районы адвокаты Ревдар Нургалиев җавап бирә:

Кредит килешүләре шартлары буенча, заемчы тарафыннан ирекле иминият килешүләрен төзегәндә бер процент ставкасы кулланыла, ә ул иминият килешүләреннән 14 көн дәвамында баш тарткан очракта, процент ставкасы арта, дигән шартлар күздә тотыла ала.

Банк бу очракта законны бозмый. Законны бозу булып иминият килешүләрен нәкъ менә банк күрсәткән компанияләрдә төзү торырга мөмкин. Банклар иминиятләштерү өчен түләү суммасы башка компанияләрдәгедән берничә тапкыр артып китә торган үз компанияләрендә иминият килешүләре төзүне көчләп тага, таләп итә. Үз ирегегез белән башка компанияләрдә иминият килешүләрен төзегәндә банк кредит бирүдән баш тарта. Әмма кредит рәсмиләштергәндә сез банк күрсәткән компанияләрдә иминият килешүләрен төзи һәм, 14 көн эчендә алардан баш тартып, гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз. Шулай ук банк таләпләренә җавап бирүче башка иминият компанияләрендә аз бәягә шундый ук килешү төзеп, банкка яңа иминият килешүләрен тапшырырга кирәк. Бүгенге көндә тормыш һәм сәламәтлекне еллык иминиятләштерү суммасы якынча 29000-30000 сум тәшкил иткән компанияләр бар. Әгәр банк сезнең ул көчләп таккан компаниядә ирекле иминият килешүеннән баш тартуыгыз сәбәпле, кредит буенча процент ставкасын арттырса, сез судка элеккеге процент ставкасын кире кайтарту турында дәгъва белән мөрәҗәгать итә аласыз. Судта бәхәсне җиңү өчен яхшы мөмкинлекләр бар, бу хакта кассация судлары практикасы да сөйли. 

Чыннан да, кулланучыларны көчләп тагылган хезмәтләрдән яклау максатыннан кабул ителгән законнарга җавап итеп, автосалоннар даими рәвештә үз файдасына төрле хәйлә схемаларын уйлап табып торалар.

Мәсәлән, автосалоннар сатып алучыга автосалон күрсәткән фирмада абонент хезмәте күрсәтү турында опцион килешүе төзүне көчләп тагалар. Монда түләнгән сумманың күрсәтелгән хезмәт өченме яки опцион премия рәвешендәме икәнен карарга кирәк. Беренче очракта судлар сатып алучы ягына баса, аңа алынган акчаны кире кайтара.

Шулай ук кредитны вакытыннан алда түләп бетергән очракта, заемчының иминият килешүе буенча түләнгән сумманың килешүнең әле үтмәгән вакыты өчен ул түләүнең бер өлешен кайтарырга хокукы бар. Әмма автосалоннар автомобильгә бәяне алдан ук, янәсе, бирелә торган ташлама күләменә арттырып куя, һәм ул ташламаны кире алу куркынычы астында, сатып алучыга кредитны вакытыннан алда түләп бетергән очракта да, иминият килешүеннән баш тартмауны шарт итеп куя. Кызганычка каршы, бу мәсьәләдә судлар әлегә автосалоннар ягында, кулланучылардан алар файдасына, янәсе, бирелгән ташламалар кире алына. Кулланучылар үз хокукларын яклау варианты буларак автосалонның гамәлләренә карата Россия Федерациясе субъекты буенча «Роспотребнадзор» идарәсенә шикаять белән мөрәҗәгать итә ала, идарә автосалонны кулланучылар хокукларын бозган өчен административ җаваплылыкка тарта ала. Хәзерге вакытта «Роспотребнадзор»ның автосалоннарны штрафка тарту турындагы карарларына автосалоннар биргән шикаятьләр буенча арбитраж судларында байтак эшләр карала башлады. Бу очракта «Роспотребнадзор»ның автосалонга карата законлы көченә кергән карары кулланучы автосалонны судка биргәндә аның файдасына саллы дәлил булып тора. Һәр бәхәс индивидуаль рәвештә карала, кулланучыда булган документларны җентекләп өйрәнергә кирәк.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X