Зур Сәрдектә «За СВОих» дип исемләнгән районкүләм фестиваль-конкурс үтте
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдектә «За СВОих» дип исемләнгән районкүләм фестиваль-конкурс үтте

Иҗат бәйрәме Кукмара шәһәренең һәм авыл җирлекләренең үзешчән сәнгать коллективларын, предприятиеләрен, учреждениеләрен һәм мәгариф оешмаларын берләштерә.

«За СВОих» дип исемләнгән районкүләм фестиваль-конкурс дәвам итә. 

Чираттагысы Зур Сәрдек мәдәният йортында оештырылды. Биредә Күкшел, Зур Сәрдек һәм Мәмәшир авыл җирлекләре коллективлары үзара көч сынашты.
 

Әлеге фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елы, Ватанны саклаучылар елы кысаларында үткәрелә.

Бу иҗат бәйрәме Кукмара шәһәренең һәм авыл җирлекләренең үзешчән сәнгать коллективларын, предприятиеләрен, учреждениеләрен һәм мәгариф оешмаларын берләштерә.

Фото: район Мәдәният йорты социаль челтәреннән алынды

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев