Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Сәрдек авылыннан Ләбиб Вәлиуллин бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Алар Фәнзилә апа белән 65 елга якын кулга-кул тотынышып тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар.

Зур Сәрдек авылында яшәүче Вәлиуллин Ләбиб Сәгыйтьҗан улы бүген кадерле тормыш иптәше Фәнзилә апа һәм балалары Факил, Рамил, Рузия, кияү- киленнәре, онык-оныкчыклары янәшәсендә үзенең бик матур, күркәм бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Алар Фәнзилә апа белән инде 65 елга якын бер-берсенә терәк-кирәк булып гомер итәләр. Тыйнак, сабыр, бар эшкә дә кулы яткан Ләбиб абый тормышның ачысын күп татыган. Әти-әнисе яшьли вафат булып, үзе армия сафларына алынгач, калган дүрт туганын балалар йортларына җибәрәләр. Өч ел ярым хезмәт итеп кайтканнан соң ул аларны барлап, эзләп таба...

Бүген юбилярны күркәм бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар ихластан котлап, Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар. 

Әлеге матур гаилә турында язма газетабызның алдагы саннарында биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев