Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Зур Кукмара җирлегендә хисап җыелышы узды

Ул үткән елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Авыл җирлекләрендә үткән ел башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары дәвам итә. Аның чираттагысы Зур Кукмара җирлегендә узды. Ул 2022 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Анда «Урал» җәмгыяте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов, җирлек башлыгы Ришат Хәнәфиев һәм башкалар үткән ел башкарылган эшләр турында сөйләделәр.

Җирлектә барлыгы 1092 хуҗалык исәпләнә, 3285 кеше яши. Үткән ел 29 бала дөньяга килгән, 33 кеше вафат булган.

«Җирлектә тырыш халкыбызның күпчелеге бай, мул тормышта яши. Каралты-куралар нык, яңа йортларның саны елдан-ел арта. 2022 елда 39 йорт калкып чыкты, тагын 35не салу планлаштырыла. Җирлекне тагын да төзекләндерү, халыкка уңыйлы шартлар тудыру максатыннан, федераль, республика программаларында актив катнашабыз. Әлеге акчалар авыл урамнарын яктырту, су белән тәэмин итү, юллар ремонты һәм башка эшләр өчен файдаланыла», - дип сөйләде Ришат Хәнәфиев.

Район башлыгы Сергей Димитриев районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирде.

Халыктан Зур Кукмарада Сабантуй урынына чыга торган җирдә күпер кирәклеге, авылда калырга теләгән яшьләргә төрле кызыксындыру чаралары турында сораулар яңгырады.

Шулай ук яңа урамнарда юлсызлык проблемасы, су белән тәэмин ителеш мәсьәләләре дә күтәрелде. Почтальоннар булмау да җирлек халкын борчый, аларның хезмәт хакларын күтәреп, проблемадан чыгу юлын табасы иде, ди алар. Янсыбы авылына исә балалар бакчасы кирәк, юллары да начар. Моннан тыш, «Бертуган Комаровлар» тукталышына түбәле павильон сорадылар. Район башлыгы бер теләк-тәкъдимне дә игътибарсыз калдырмады.

Чыгышлардан соң хезмәт алдынгылары бүләкләнде.


Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk