Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Важашур җирлегендә хисап җыелышы үтте

Халык белән очрашып-сөйләшү узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде.

Районда халык җыеннары дәвам итә. Кичә ул Важашур авыл җирлегендә узды. Җирлек халкы белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова җитәкчелегендәге төркем очрашты. Анда авыл җирлеге башлыгы Петр Иванов, «Уңыш» җәмгыяте директоры Раил Галимуллин, район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Ленар Закировларның чыгышлары тыңланды.

Важашур җирлегендә хисап җыелышы үтте

Важашур җирлегенә 5 авыл керә, аларда 815 кеше яши. Узган ел 4 бала дөньяга килгән, 10 кеше вафат булган. 

«Үзара салым акчалары хисабына Поч. Сутер, Югары Шөн, Иске Каенсар авылларында барлыгы 850 метр юлга вак таш түшәлде. Аның өчен 549 мең 815 сум акча тотылды. Иске Каенсарда 110 мең 473 сумга елга аша чыгу өчен юл плитәләре салынды, Яңа Каенсарда 85 мең сумга чишмә төзекләндерелде, Югары Шөн зиратында 142 мең 605 сумга ритуаль хезмәтләр уздыру өчен бина урнаштырылды, 125 мең 300 сумга коймаларын алыштыру өчен материаллар алынды, Важашурда 132 мең 500 сумга суүткәрү челтәре яңартылды, Яңа Каенсарда 180 мең сумга су башнясы ремонтланды. Шулай ук урамнардагы ут баганалары ремонтланды, яктырткычлар алынды», — дип сөйләде узган ел башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Петр Иванов. 

Важашур җирлегендә хисап җыелышы үтте

Район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова районда дәүләт һәм республика программаларының үтәлеше, һәр тармакта башкарылган эшләр, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисади күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды, быелның март аенда узачак Россия Президентын сайлауларга тукталды.

Важашур җирлегендә хисап җыелышы үтте

Чыгышлардан соң сорауларга җаваплар бирелде, алдынгылар бүләкләнде.

Важашур җирлегендә хисап җыелышы үтте

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев