Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вахит авылында яшәүче Салих Сөләйманов 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Салих абый тормыш иптәше белән 4 кыз, 1 ул үстергәннәр.

 Бүген Вахит авылында яшәүче Салих абый Сөләймановка 95 яшь тулды. Тыл ветеранын истәлекле көне белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Вахитов исемендэге күмәк хуҗалык җитәкчесе урынбасары Рәис Хөсәенов, Янил авыл җирлеге сәркатибе Әлфия Платоновалар килде. Аңа Россия Президенты Владимир Путинның һәм Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. 

Салих абый тормыш иптәше белән 4 кыз, 1 ул үстергәннәр. Аларның һәрберсенә белем алырга мөмкинчелек тудырганнар. Кызганыч, бүгенге көндә Илһамия апа инде мәрхүм, 10 ел элек бакыйлыкка күчкән. 

Күз тимәсен, юбилярның хәтере яхшы, сәламәтлегеннән дә зарланмый. "Ипи түгел, бакчадагы бәрәңгене, яз көне яшел печән, елгадан балык тотып, шуларны ашап үстем," - ди ул. 12 яшьлек вакытта сугыш башланып, ат белән колхозда эшли башлаганын да, 9 май - Жиңү көнендә арык аты басуда ачлыктан егылып үлгәннән соң аны кулга алырга жыенганнарын да бик яхшы хәтерли ул. Үсмер егет башкалар җиңү шатлыгын кичергән көнне бер гаепсезгә таллыкта, бакчада, печәнлектә качып ятарга мәҗбүр була.

Гасырга якын гомер кичерүче Салих бабайның балачакта, яшьлегендә булган балык тотарга һәвәслеге әле дә онытылмаган. Җәй көне мотоциклына утырып әле хаман да балыкка баргалый икән. 

Тыл ветераны турында тулырак язма газетабызның алдагы саннарында биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев