Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Урының оҗмахта, гүрең үзең кебек якты булсын, Харис абый!

Харис абый, без, “Хезмәт даны” газетасы редакциясе коллективы, районның “Салават күпере” иҗат берләшмәсе синең иҗатыңны сагынырбыз, юксынырбыз

Ул редакциябезгә һәрвакыт елмаеп килеп керер иде. Үзе гел костюм-чалбардан. Иң башта бер кулы белән генә мыекларын сыпырып куяр, аннан соң уң кулы белән түш кесәсенә үрелер. “Бер “чедевр” (шедевр) алып килдем сезгә, укып алыгыз әле”, - дияр. Ә аның шигырьләре, чыннан да, шәп иде! Җырлап укыла торган шигырьләр. Бер хәрефен, сүзен, рифмасын үзгәртәсе юк. Һәрберсе үз урынында.

Харис абый, шушы-шушы бәйрәмгә берәр шигырь кирәк иде, язып бирә алмассыңмы дип, гади генә сүзләр белән, үзебезчә якын итеп сөйләшеп шалтыратсак, икенче көнне инде каршыбызда Харис абый басып тора. Костюм-чалбардан, мыекны тиз генә сыпырып куеп, үзе елмайган, кулы түш кесәсенә үрелә. Димәк, безнең заказ үтәлгән!

Талантлы, көчле шагыйрь идең син, Харис абый. Тумыштан талантлы, җор сүзле. Хикәяләрең дә халык яратып укый торган, шигырьләреңә дә әнә, синең исемеңне тарихта калдырып, никадәр җырлар иҗат ителгән. Район Мәдәният йортлары сәхнәләрендә уйнаган рольләрең дә хәтердә сакланачак.

Каенсар авылында туып-үсеп, Кукмарада гомер иткән, кырык ел “Кукморагрохимсервис “ оешмасында механизатор булып эшләгән Харис абый Мостафин һәрвакыт туган ягын, Кукмараны яратып яшәде. Җае чыгуга, туганнары, авылдашлары белән күрешергә ашыкты. Бүген инде менә ул мәңгелеккә туган авылына, туган нигезенә кайтып бара.

Харис абый, без, “Хезмәт даны” газетасы редакциясе коллективы, районның “Салават күпере” иҗат берләшмәсе синең иҗатыңны сагынырбыз, юксынырбыз. Берәр төрле бәйрәм якынлашса, кулыбыз, гадәттәгечә, берәр матур шигырь кирәк иде дип, телефонга үрелер. Тик... анда инде тонык гудоклар гына яңгырар.

Урының оҗмахта булсын, тар каберләрең киң, гүрең үзең кебек якты булсын, Харис абый!

“Хезмәт даны” газетасы редакциясе коллективы Харис Мостафинның тормыш иптәше, гаиләсе, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев