Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Урта Комар мәктәбендә якташыбыз Егор Ивановка мемориаль такта куелды

Мемориаль тактаны ачу тантанасында район җитәкчеләре, хәрбинең туганнары, сыйныфташлары, дуслары, ул хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, хезмәттәшләре һәм башкалар катнашты.

Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган ефрейтор Егор Иванов исемен Урта Комар мәктәбендә мәңгеләштерделәр.

Мемориаль тактаны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район хәрби комиссары Альберт Гомәров, хәрбинең туганнары, сыйныфташлары, дуслары, ул хезмәт иткән хәрби часть вәкиле, хезмәттәшләре, «Сугышчан кардәшлек» район иҗтимагый оешмасы вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Егор Иванов Югары Комар авылында туган. Тугызынчы сыйныфка кадәр Урта Комар мәктәбендә белем алган. Аннан соң Кукмара аграр көллиятендә автомеханик һөнәре үзләштергән. Украинада махсус хәрби операция башланганнан бирле Егор алгы сафларда була. Кызганычка каршы, сугышларның берсендә аның гомере өзелә. Якташыбызга нибары 22 яшь була. Вафатыннан соң ул Батырлык ордены белән бүләкләнә. 

Егорны мәктәптә яхшы хәтерлиләр, ул мәрхәмәтле, теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер иде, диделәр.

«Егор бетмәс юмор хисле, кызыклы укучы иде. Барысы да аңа тартылды, ышанычлы һәм тугры дус була белде. Мәктәптән үк хәрби булырга хыялланды. Шуңа да спорт белән бик күп шөгыльләнде. Ул безнең хәтердә мәңгегә яшь, чибәр егет булып калачак», - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Владимир Михайлов. 

Тантанада егетне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль тактага чәчәкләр салдылар.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X