Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Украинада һәлак булган райондашыбызны соңгы юлга озаттылар

Хәрби белән саубуллашырга, аның гаиләсе, әти-әнисе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга бик күп халык җыелган иде.

Украинада барган махсус хәрби операциядә тагын бер райондашыбызны югалттык. Бүген Зур Кукмара авылы егете, танк батальонының кораллану буенча танк рота командиры урынбасары, өлкән лейтенант Кәшәпов Илмир Илсур улын соңгы юлга озаттылар. Илмирга 7 августта 34 яшь тулган булган. Аның тормыш иптәше – тол, кызлары ятим калды.

Район Мәдәният йортында узган матәм-митингта район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов, Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов, Илмир хезмәт иткән хәрби часть вәкиле Дмитрий Глебов һәм башкалар катнашты.
«Илебезгә килгән кайгы-хәсрәт районны да читләп узмады. Хәрби операциядә катнашып һәлак булган якташыбызның әти-әнисе, якыннарының тирән хәсрәтләрен уртаклашам. Илмир илебезнең, районның патриоты, герой булып күңелләргә кереп калачак», - диде Сергей Димитриев.

Хәрби белән саубуллашырга, аның гаиләсе, әти-әнисе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга бик күп халык җыелган иде. Илмир - Кукмара дүртенче урта мәктәбенең чыгарылыш укучысы. 2006 елда мәктәпне тәмамлагач, Казан югары танк команда училищесында белем алган. Якташыбыз белем-тәрбия алган мәктәпнең элеккеге директоры Минехәт Ситдыйков Илмир турындагы истәлекләрне барлады:

«Илмир акыллы, тыйнак егет булып безнең хәтерләрдә сакланыр. Гел дөресен сөйли, укытучыларны ихтирам итә иде. Аның һәркем белән дустанә мөнәсәбәттә булуын, хәтта таныш булмаган кешеләргә дә ярдәм кулы сузарга ашкынып торуын әйтеп узасы килә. Үзенең яхшы якларын өстен куярга, аны башкаларга күрсәтергә теләмәде ул. Иптәшләрен, илен яклау аның канына сеңгән булгандыр. Шуның өчен дә укучыбыз язмышын хәрби өлкә белән бәйләгәндер. Кызганыч, гомере генә иртә өзелде. Илмирның авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын!» - диде ул.

Илмир Кәшәпов Кукмара зиратындагы Дан аллеясендә җирләнде.

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе коллективы мәрхүмнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклаша.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»; шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

8

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев