Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Туембаш авыл жирлегендэ узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы үтте

Җирлек халкы үзенең тырышлыгы, һөнәрлеге белән җитеш, мул тормышта яши.

Бүген Туембаш авыл жирлегендэ узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы үтте. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина җитәкчелегендәге эшче төркем катнашты. 

Авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов үз чыгышында иң элек халык санына тукталды. Җирлектәге ике авыл: Туембаш һәм Чуллы авылларындагы 227 хуҗалыкта 721 кеше яши. Узган ел 4 бала туган,4 кеше бакыйлыкка күчкән. Җирлеккә 4 гаилә күченеп кайткан, 11кеше килгән, 6 кеше киткән. 

Туембаш авыл жирлегендэ узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы үтте

Бүгенге көндә Туембаш авылы төп мәктәбендә 50 бала белем ала, беренче сыйныфка 3 бала укырга кергән. Балалар бакчасына 29 бала тәрбияләнә, тагын 21 баланы биредэ көтеп калалар. 

Халыкның төп эш урыны — «Тойма», «Чуллы-Җиләк» хуҗалыклары. Кече эшмәкәрлек белән 7 кеше шөгыльләнә.

Җирлек халкы үзенең тырышлыгы, һөнәрлеге белән җитеш, мул тормышта яши. Үзмәшгүльлек белән 31 кеше шөгыльләнә. Күпчелеге итек басу, йон тетү, пластик тәрәзә ясау белән кызыксына. 2 хуҗалык «Агростартап» программасында катнашып савым асрыйлар, үгезләр симертәләр. 2 хуҗалык мини-ферма төзү программасы буенча сыерларын 9ар башка җиткерделәр. Хуҗалыкларда шулай ук мал саннары да саклана.

Туембаш авыл жирлегендэ узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы үтте

Аларда малларны кышлатып чыгару өчен азык запасы җитәрлек. Азык белән тулысынча «Тойма» хужалыгы тәэмин итә. Пай җирләренә 4әр центнер фураж һәм 3әр рулон салам өләшенгән. 

Җирлек территориясендә 2014 елдан башлап халыктан 4миллион, 855мең, 200сум үзара салым акчасы җыелган. Республика бюджетыннан тулыландырылып барлыгы 24миллион 276 мең сумны тәшкил иткән. Бу суммаларга асфальт юллар, күпер салынган, юлларга вак таш җәелгән, зиратлар төзекләндерелгән, су насослары, янгын куркынычсызлыгы җиһазлары алынган, спорт-ял мәйданчыклары булдырылган, видеокамералар куелган.

Быел зур эш булып Туембаш авылының Ленин урамындагы 500 метр арага асфальт салуны төгәлләү тора. Аның 1,500 чакрым арасында бу эш төгәлләнгән. Чуллы урамнарына икенче кат таш җәеп чыгу да планлаштырыла. 

Бу җирлеккэ караган полициянең участок вәкиле Ришат Гәрәев чыгышыннан күренгәнчә узган ел әлеге җирлектә бер кеше мошенниклар тозагына эләккән. Узган ел биредә бер җинаять эше дә теркәлмәгән.

Туембаш авыл жирлегендэ узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышы үтте

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина үз чыгышында халыктан килгән сорауларга җаваплар бирде, районда дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать һәм авыл хуҗалыкларындагы икътисадый күрсәткечләр, алда торган бурычлар белән таныштырды.

Эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары җитәкчесе Эльвира Закированың бүгенге көндә халыкны алдалауның киң таралган юлы — мошенниклык турындагы чыгышын да халык бик кызыксынып тыңлады.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев