Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры якташыбыз Илнар Хафизов: Кеше нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, аның өчен кече Ватаны газиз һәм кадерле булып кала

Узган ел Пычак авыл җирлеге, республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән бәйгедә катнашып, 2 миллион сумлык грант ота.

Әсән-Елга авылын райондагы иң матур, иң төзек авылларның берсе дисәк, һич ялган булмас. Соңгы ун ел эчендә авыл аеруча да күп үзгәреш кичерде. Бүгенге көндә биредә тормышны матур итеп алып бару өчен барлык заманча шартлар, мөмкинлекләр дә тудырылган: халыкка мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, мәчет, мәдрәсә хезмәт күрсәтә, кибетләр эшли. Балалар уен мәйданчыклары, спорт корылмалары, чишмәләр төзекләндерелә, юллар салына, яңа йортлар төзелә, яшь гаиләләр кайтып төпләнә…

Авылның заман белән бергә атлавында тумышы белән Әсән-Елгадан булган, бүгенге көндә гаиләсе белән Казанда яшәп, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры булып хезмәт куючы якташыбыз Илнар Хафизовның өлеше чиксез зур. 

 – Кеше кайда гына булса, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, аның өчен кече Ватаны газиз һәм кадерле булып кала. Мин үзем дә җай булу белән туган ягыма кайтырга тырышам. Төп нигездә безне әниебез каршы ала, абыем, якыннарым, дусларым шунда яши. Чыннан да, авылыбыз соңгы елларда бик нык үзгәрде. Узган ел программа кысаларында балалар бакчасына, мәдәният йортына ремонт ясалды, модельле фельдшер-акушерлык пункты төзелде, Пычак урта мәктәбенең ашханәсе яңартылды. Быел исә җирлегебез өчен бердәнбер булган белем йортында капиталь төзекләндерү эшләре бара. Алга таба су буйларын чистартырга, ныгытырга, киңәйтергә, матурларга планлаштырабыз. Моның өчен инде проекты эшләнде, программага керәсе генә калды. Шулай ук иске мәчетне реставрацияләү нияте дә бар, – ди якташыбыз. – Берничә ел рәттән “Акъяр” чишмәсе буенда әтиебез Фәнил истәлегенә танылган артистлар катнашында “Чишмә бәйрәме” оештырабыз. Әлеге чарага Кукмарадан гына түгел, республиканың төрле шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр дә тартыла. Халык анда кич буе рәхәтләнеп ял итә, рухи азык туплый. Алга таба да авылыбызга көчтән килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакмын. 
 

Узган ел Пычак авыл җирлеге, республика муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән бәйгедә катнашып, 2 миллион сумлык грант ота. 

– Грант акчаларына милли бәйрәмебез – Сабантуй уздыру мәйданчыгы эшләнде. Чараны алып баручы һәм кунаклар өчен аерым тамаша карау урыны – президиум, зур сәхнә, аның артына артистларга киенү-чишенү бүлмәсе, ике рәт итеп бәйрәм караучылар өчен эскәмияләр ясалды, – дип билгеләп узды җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйков. 


 

  • 2015 ел – Әсән-Елга авылында республикада беренчеләрдән буларак махсус фин проекты буенча яңа төр чыбыклар, кабель һәм арматуралар кулланып, электр линияләре яңартыла, тимер-бетон ут баганаларының барысы да куллану вакыты 50 елга кадәр сузыла торган агач баганаларга алыштырыла.
  • Шушы ук елда “Салкын чишмә”гә реконструкция ясала, авыл уртасына торба сузып, 270 метр ераклыктан чишмә чыгарыла.
  • Авылның үзәк урамына асфальт юл салына. 
  • Иске башлангыч мәктәп бинасы үзгәртеп корылып, мәдрәсә булдырыла.
  • 2016 ел – елгадан шактый читтә, ярның икенче ягындагы чишмә төзекләндерелә, авылга якынайтыла, “Акъяр” дип исем бирелә. 
  • “Универсаль спорт мәйданчыклары” республика программасы кысаларында футбол һәм мини-футбол мәйданчыклары сафка баса. 
  • 2018-2019 елларда республика программасы буенча мәдәният учагы ремонтлана.
  • 2020 ел – барлык су трассасы яңага алыштырыла. 
  •  2022 ел – бар мөмкинлекләр дә тудырылган балалар уен мәйданчыгы ясала.
  • 2023 ел – зәвыклы һәм заманча модельле китапханә эшли башлый. 2024 ел – “Сәламәтлек саклау” илкүләм проектына керүче программа буенча яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә.

Балалар бакчасы капиталь төзекләндерүдән соң яңа сулыш белән эшли башлый. 
Мәдәният учагында төзекләндерү дәвам итеп, бина тулысынча тышлана, отмосткалар һәм башка эшләр башкарыла, җиһазлар кайта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев