Төркәш клубы мөдире Алия Җиһаншина: Клубыбыз яңарды, димәк, авылыбыз яшәр
Ремонт барышында бинаның эчке өлеше дә тулысынча алышынган.
Аклы-кызыллы кирпечтән салынган бина, аның керү өлешенең шифер түбәсе һәм көчле яңгырдан соң буялган идәнгә җыелган күлләвек...
Оешма-учреждениеләрнең кышкы сезонга әзерлеген комиссия белән тикшереп йөрү хатирәләрендә башкалары түгел, никтер нәкъ менә Төркәш клубы һәм кергәндә су җыелып торганлыктан аяк басарга да урыны булмау хәтеремдә аермачык саклана. Ә берничә елдан соң Нырты авыл җирлеге башлыгы Таһир Котдусов тырышлыгы белән үзара салым акчасына әлеге керү өлеше яхшылап эшләнелде.
– Аның белән генә бу мәсьәләдән “котыла” алмадык. Чөнки шиферлар нык тузган һәм черек булу сәбәпле, бина түбәсенең күп өлешеннән су үтте. Кышкы салкыннарда бина җылынмый, медпункт та биредә урнашканлыктан, фельдшерыбыз һәм авыл халкына да бик җайсыз иде. Моңа өстәп, су да кертелмәгән. Кыскасы, 30 ел дәверендә бер тапкыр да капиталь ремонт күрмәгән Төркәш клубы, чын мәгънәсендә, яңарту таләп итә иде, – ди Таһир Котдусов.
Ә менә күптән түгел генә Төркәшкә баргач, аның яңартылган клубын танымадым. Фасадлары матур итеп плитә белән тышланган, ишек-тәрәзәләре, түбәсе алыштырылган бина авыл күрке булып балкып тора.
– Авылыбызда элек балалар бакчасы да, башлангыч мәктәп тә бар иде. Мин тәрбияче булып эшләдем, бакча ябылгач, 2020 елда бирегә килдем, – ди клуб мөдире Алия Җиһаншина. – 1994 елда төзелгән клубка 30 ел дәвамында бер тапкыр да капиталь ремонт кермәгән иде. Киләчәктә дә ремонт булмас инде ул, дигән уй белән, әйе, 2022 елда кирпечтән веранда эшләнелде, шулай ук авыл җирлеге ярдәме белән түбә калае да алып куелган иде. Дөрес, күңел төпкелендә клубка барыбер капиталь ремонт ясалыр әле, дигән уй булды. Ул – авылыбызда карап торган бердәнбер учреждение. Бернинди дә социаль учреждениесе булмаган авыллар берәм-берәм бетә бара бит. Күптән көттек, шөкер, матур уйларыбыз республика программасы нигезендә, район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге тырышлыгы белән тормышка ашты. Клубыбыз яңарды, димәк, авылыбыз яшәр.
Быелның гыйнвар аенда районның төзелеш оешмасы капиталь ремонт эшенә тотынгач, авыл халкы клубның өр-яңа күлмәк киячәгенә бермәл ышанмый да әле. Инде менә соңгы эшләр генә калып барганда, биредә яшәүчеләр аның ачылышын көтә.
– Клубыбыз тузган, суык, эшләр өчен мөмкинлекләр юк дип тормадык, булдыра алганча мәдәният тормышын җанландырдык, – дип сүзен дәвам итә Алия. – Берләшмәдә берничә түгәрәк эшләде. Әйтик, театр сөючеләр түгәрәгенә йөрүчеләр белән әзерләгән “Кайнана” спектаклен халык яратып кабул итте, аны күрше-тирә авылларга да барып күрсәттек. “Ак калфак” түгәрәгендә кул эшләре белән шөгыльләнәбез, кич утырып, оекбашлар бәйлибез, татар халык уеннарын искә төшереп уйнап, җырлап та алабыз. Авылыбыз зур түгел, шуңа да карамастан балалар саны шактый. Шунысы да бар: студент яшьләрнең күбесе хәзер эшләп укый, шимбә-ялларда авылга бик кайтмый. Мәктәп яшендәге балалар – безнең даими йөрүчеләребез.
Ремонт барышында бинаның эчке өлеше дә тулысынча алышынган. Гипсокартон белән тышланган урыннар якты төсләргә буялган, фойега милли бизәкләр төшерелгән. Су, электр системасы, канализация өр-яңадан эшләнелгән, түшәм алыштырылып, заманча лампочкалар куелган. Верандасы да матур пыяладан эшләнелгән. Кыскасы, 507 квадрат метр мәйдандагы, инде бик күңелсез булган бина үзгәртелеп, заманчага әверелгән. Бүгенге көндә иганәчеләр ярдәме белән тәрәзә челтәрләрен алыштыру, тамашачылар залына уңайлы креслолар алып кайту эшләре планлаштырыла. Котельнаяга газ котеллары урнаштырылган, әмма челтәргә газ әле тоташтырылмаган. “Тиздән анысы да булачак”, – ди авыл җирлеге башлыгы.
Биредә районыбызның бер генә мәдәният учагында да булмаган тамашачылар залы эшләнелгән. Проект буенча аңа керү өлеше башка урынга күчерелгәнлектән, сәхнәләрнең урыннары алышынган. Ягъни элек залның “Камчатка”сы булган арткы урынга сәхнә ясалган, ә искесе сүтелмичә, балкон “роле”ндә калган. Артистлар бүлмәсе дә сәхнә артына җайлы гына кереп утырган. 100 кешелек тамашачыга исәпләнелгән заманча залда концерт-тамашалар, спектакльләр булып торыр дип ышаныйк.
Төркәшкә баргач, авылның чисталыгына һәм йортларның төзеклегенә игътибар иттек. Клуб артында гына заманча балалар мәйданчыгы да төзелгән икән. Көн эсселегенә карап тормыйча, анда да берничә бала уйный иде. Клуб ачылганчы, аның территориясендә ике генә эш калган: төзелеш чүпләрен җыештырып алу һәм брусчатка җәю.
Сигез ай эчендә капиталь ремонт эшләре башкарылып, август-сентябрь айларында ишекләрен ачачак мәдәният учагы бу төбәктә яшәүчеләрне бергә туплаучы, чын мәгънәсендә, учак булып, аның “ялкын”ы һәркемнең күңеленә барып җитсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев