Көчле бәрелешү аркасында ике автомобиль дә юл кырыена төшеп киткән.
Татарстанда внедорожник һәм Перьмнан килгән җиңел машина бәрелешкән. Һәлакәттә бер кеше үлгән һәм ике кеше имгәнгән. Бу турыда һәлакәт шаһитлары хәбәр итә.
Һәлакәт, кичә, 31 декабрьдә, 11.00 сәгать тирәсендә Зәй-Чаллы юлының 28нче чакрымында булган. «Санг Йонг» автомобиле белән Пермьнан килгән унберенче модель «Лада» юл бүлешә алмаган.
Көчле бәрелешү аркасында ике автомобиль дә юл кырыена төшеп киткән. Җиңел машинаның багажнигындагы әйберләр юлга таралган.
«Җиңел машинада бер кеше кысылган. Коткаручыларга кузовны каерып, ишекне алырга туры килгән», — дип сөйләде авария шаһитлары.
Юл-транспорт һәлакәтендә чит ил машинасының өлкән яшьтәге пассажиры үлгән. Ике кеше җитди имгәнгән. Аларны автошәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.
фото: очевидцы
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев