Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 19 493 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 37 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Барысы да якыннан аралашканда йоктырылган. 21 кеше дәваханәгә салынган, 16 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда - 11, Яр Чаллыда – 6, Яшел Үзән һәм Минзәлә районнарында – өчәр, Әлмәт һәм Түбән Кама районнарында – икешәр, Азнакай, Актаныш, Әтнә, Лаеш, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Сарман районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.
Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 19 493 очрагы теркәлгән, 16 510 кеше терелгән, шул исәптән 91 - узган тәүлектә.
Фото: «Татар-информ» МА
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев