Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 33 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 20 068 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 33 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Барысы да якыннан аралашканда йоктырылган. 13 кеше дәваханәгә салынган, 20 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда - 15, Яр Чаллыда – 9, Алексеевск районында – 3, Әгерҗе районында – 2, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лаеш, Спас районнарында - берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 20 068 очрагы теркәлгән, 17 158  кеше терелгән, шул исәптән 3 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk