Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 28 яңа очрагы ачыкланган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коронавирус белән зарарлануның 28 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6591 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Республикада Covid-19 белән зарарлануның 28 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 5 кеше хастаханәгә салынган, калган 23 кеше өендә дәвалана. Икесе – читтән кертелгән, калганнары элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Казан шәһәрендә – 8, Саба районында – 9, Апас һәм Яшел Үзәндә – өчәр, Питрәч районында – 2, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 6591 Covid-19 очрагы теркәлгән, 5443 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев