Синоптиклар бозлавык һәм күз күременең начараюы хакында кисәтте.
Иртәгә, 2 ноябрьдә, Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә, күз күреме 1-2 километрга кадәр кимиячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.
Машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк: күз күреме начараюдан тыш, юлларда бозлавык та көтелә.
Иртәгә көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк.
фото: Эльвира Миннәхмәтова/ "Хезмәт даны"
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев